РЕЦЕПТ: “Сникерс” торты

1 тортка кирәк:

Безе өчен: 5 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы.

Бисквит камыры өчен: 9 йомырка, 1 стакан шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч, каймак.

Крем өчен: 2,5 банка кайнаган куертылган сөт, 300 гр чамасы сыер мае, 400 гр арахис чикләвеге, шоколад.

“Сникерс” тортының авырлыгы 2200–2500 кг чамасы чыга. Тортны әзерләгәндә иң мөһиме – безе. Аны озаграк тотсаң, көяргә мөмкин, азрак тотсаң, кибеп бетми. Әйбәт безе ясау өчен якынча 2–3 сәгать кирәк. Бисквит пешеп чыккач, тортны безе, крем сылап җыябыз, өстен фантазия ничек куша, шулай итеп бизибез.


Фикер өстәү