Ризыкка акчагыз җитәме?

Россия халкы азык-төлеккә акчаны кысыбрак тота башлаган. Гыйнвар аенда кибеткә бер керүдә уртача 552 сум акча сарыф иткәннәр. Бу – узган елның декабре белән чагыштырганда 67,5 сумга азрак икән. “Ромир” холдингы уздырган сораштыруда әнә шул ачыкланган. Ә сезнең ризыкка акчагыз җитәме?

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты:

– Ризыкка да акча җиткерә алмасаң, нәрсә була инде ул? Без бит шуның өчен эшлибез дә. Ашарга ризыгың да булмаса, хәерчелектә яшәү була бит инде. Ә чынлап карасаң, илдә халык авыр яши. Пенсия зур түгел, өлкәннәрнең акчасы җитми. Фатиры өчен дә түлисе, даруы да кирәк. Ашыйсы да килә. Йортыбыз янәшәсендәге кибеттә бер сакчы белән сөйләшкәлим. Күптән түгел, пәлтә эченә ризыклар тутырган татар әбиен тотканнар. Акча җитмәгәнгә, кеше хәзер урлый башлады. Өлкәннәрне шушы көнгә калдырмаска иде. Аларны кайгыртырга кирәк.

Ирина Заһретдинова, өч бала әнисе, Актаныш:

– Без ризыкка акча кызганмыйбыз. Акчаны җиткерергә тырышабыз. Балалар кәнфит-печеньены Яңа ел бүләкләрендә генә күрә. Кибеттән алмыйбыз. Үзем шулай өйрәттем. Күбрәк яшелчә ашарга тырышабыз. Соңгы вакытта кара ипигә күчтек. Сыер итен тавыкныкына алыштырдык. Иренмим, көнгә әллә ничә төрле ризык әзерлим. Балаларга камыр да пешерәм, чәй янына торт та әзерлим. Үзең пешергәнгә җитми инде. Болай иткәндә, акча да күп тотылмый. Актанышта мәктәптә туклану бәясе арттырдылар әле. Моңарчы аена 400 сумнан артык түли идек, хәзер 600 сум булды. Әмма меню шул ук калды. Акча жәлләп булмый инде, ашый алганда ашарга кирәк.

Резеда Хөсәенова, аш-су остасы:

– Әлбәттә, халыкның акчасы җитми. Бигрәк тә әби-бабайларны кызганам. Алар айга 9-10 мең сум пенсия ала. Шуннан коммуналь хезмәтләргә дә түлисе, ашыйсы да, порошогын да сатып аласы бар. Акчаны күп бирмиләр шул. Әле беркөнне Саклык банкында бер әби кулын сузып тора, акча биреп калдырдым. Хәер сорашучылар күп. Кибеткә кергән идем, әллә ни дә сатып алмадым, 700 сум түләдем. Тәмле ашыйм дисәң, бәяләрне күреп, күзләр маңгайга менә. Ресторанда да кеше хәленә кереп, төшке аш бәясен төшердек. Гыйнварда бәйрәмнәр күп булгач, халыкның да хезмәт хакы аз булды.

Альбина Киселева, укытучы:

– Укытучының хезмәт хакы күп түгел. Әгәр айга 18 сәгать укытасың икән, шуның кадәр акча түләнә. Хезмәт хакыңны ирең белән бергә кушсаң, яшәргә җитә, әлбәттә. Ач утырмыйбыз анысы. Гадәттә, акча көндәлек әйберләргә тотыла. Балаларны ашатырга, киендерергә, коммуналь түләүләргә китә. Матурлык салонына, чит илләргә барып булмый, шулай да кино-театрларга сирәк булса да, йөргәлибез.


Фикер өстәү