Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр ничек кабул ителер?

 Россия Дәүләт Советының вәкаләтләре нинди булачак? КФУның Журналистика һәм коммуникацияләр югары мәктәбендә РФ Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне тикшерү буенча фикер алышу булды.

Анда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Татарстаннан эшче төркем әгъзасы, КФУның юридик факультетындагы конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтановка бер сәгатьтән артык чыгыш ясарга һәм республиканың Иҗтимагый палатасы, Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге вәкилләренә, КФУ мөгаллимнәре һәм студентлары сорауларына җавап бирергә туры килде.

Чыгышын башлауга ук, Евгений Солтанов Төп законның кереш өлешенә төзәтмәләр кертүгә каршы булуын белдерде. Кайберәүләр православиене, урыс халкын илнең төп хасияте итеп күрсәтергә, Төп закондагы “күп милләтле Россия халкы” дигән гыйбарәне “күп халыклы Россия милләте” дип үзгәртергә тәкъдим итә икән.

– Россия үзен дөньяви дәүләт дип исәпли икән, бер динне аерып күрсәтү дөрес булмас. Күп милләтле Россия халкы дию Россиянең милли республикалардан торуын күрсәтә. Миңа калса, керешкә гомумән кагылырга ярамый. Аны үзгәртү барча Конституцияне үзгәртүгә китерүе ихтимал. Әүвәл Президент керткән төзәтмәләрне, аннан соң өстәмә төзәтмәләрне тикшерәчәкбез. Үзгәрткән сурәттә дә, барча төзәтмәләрне карап чыкканнан соң гына моңа алынырга мөмкин. Мин Федерация Советын “сенат” дигән сүзгә алыштыруга да каршы. “Сенат” дисәң, “федерация” дигән сүз-төшенчә югала бит. Кайберәүләр хәтта гомерлек сенатор дигән төшенчә кертергә тәкъдим итте. Без моңа каршы чыктык, – дип җавап бирде белгеч.

https://vatantat.ru/2020/01/putinnan-%d2%97yly-s%d2%afzl%d3%99r-prezident-yullamasy-kemn%d3%99rg%d3%99-kagyla/

Ил белән идарә итүдә шактый мөһим урын биләп торачак дип фаразланган Россия Дәүләт Советының да нинди вәкаләтләр башкарачагы төгәл билгеле түгел әле.

– Һәрхәлдә Дәүләт Советы башкарма орган булачак. Тышкы һәм эчке сәясәтне билгеләү шушы органга биреләчәк диләр. Әгәр Дәүләт Советын Президент җитәкли икән, монда бернинди каршылык юк. Тик моның өчен бу үзгәреш-төзәтмәләрне Конституциягә кертәсе бар әле, – дип җаваплады бу уңайдан Евгений Солтанов. – Төзәтмәләр бөтенхалык тавыш бирүе, бөтенроссия тавыш бирүе аша кабул ителәчәк дип тә әйттеләр. Референдум буламы бу, ниндидер сораштырумы – ничек оештырылыр белмим. Минемчә, анда бер генә сорау булырга, әлеге сорау, бу төзәтмәләрне кабул итәсезме, юкмы, рәвешендә генә булырга  тиеш. Мөгаен, референдум турындагы законга туры китереп, Конституцияне кабул иткәндәге кебек бөтен халык тавыш бирүенә чыгарып, Президент указы нигезендә уздырырга кирәктер.

Рәшит Минһаҗ

https://vatantat.ru/2020/01/ilnar-gyjrfanov-bu-tarihi-yullama/


Фикер өстәү