Россиядә һава торышын суперкомпьютер фаразларына таянып җиткерәчәкләр

 Россиядә һава торышын яңа суперкомпьютер тарафыннан эшкәртелгән мәгълүматларга таянып җиткерә башлаячаклар. Ул РФ Гидрометеоүзәгенә шактый озак вакытка төгәл фаразлар ясарга ярдәм итәчәк. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Россия синоптиклары алдагы өч тәүлеккә югары сыйфатлы фаразлар җиткерә ала. Аларның төгәллеге 96-97 процент тәшкил итә.

«Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч биш тәүлеккә кадәр җитә. Россия Гидрометеоүзәге суперкомпьютер сатып алды, ул яңа технологияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк», — дип хәбәр итте Переведенцев.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта галимнәр өчен һава торышын бер ай һәм аннан да күбрәк вакытка фаразлау төп кыенлык тудыра. Әлегә аларның төгәллеге галимнәр теләгәннән күпкә азрак һәм нибары 60-70 процент кына тәшкил итә.

Юрий Переведенцев белән интервьюны «События» сайтында укыгыз. Әңгәмәнең видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында карарга мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасындагы телевизион вариантын исә тамашачылар шимбә көнне – 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый алачак.


Фикер өстәү