Россияда коронавирустан вакцина барлыкка киләчәк

 Коронавирустан вакцина ким дигәндә бер елдан барлыкка килергә мөмкин, чөнки бу озак процесс. Бу иң оптимистик фаразлар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология Илкүләм тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Николай Малышев шул хакта сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Бу шактый озак процесс, тикшеренүләрнең тулы бер чылбыры булырга тиеш», — диде Малышев.

Вакцина яңа коронавирус белән бәйле эпидемиологик процесс ахырына якынлашканда гына барлыкка килергә мөмкин, дип ачыклады ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайда коронавирус таралу аркасында гадәттән тыш халыкара режим игълан итте.


Фикер өстәү