“Сәмрух-2019” премиясенә кемнәр лаек булды?

“Сәләт”леләр кабат бер урынга җыелды. Юк, меңләгән балаларны җыючы форум һәм лагерьлар башланырга бераз иртәрәк әле. Сүзем “Сәләт” яшьләр үзәге тарафыннан тапшырыла торган “Сәмруг-2019” ел премиясе турында. Әлеге гүзәл кош сынына быел кемнәр ия  булды соң? Без дә белешеп кайттык.

19 февральдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә бишенче мәртәбә Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тапшырылды. “Сәмрух-2019” премиясендә сигез номинациядә 300ләп кеше катнашкан. Бүләкләү тантанасын ачып җибәргән “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов иң зур рәхмәтен катнашучыларның әти-әниләренә җиткерде:

– “Иң-иң”нәрен сайлап алу бик авыр булды. Монда катнашканнарның барысы да зур үрләр яулыячагына һич шигем юк. Аккош оясында аккош туа диләр. Бүгенгедәй зирәк балалар тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә без бик рәхмәтле.

Җәүдәт Сөләйманов “Сәләт” дөньясы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен махсус “Сәләт стипендиясе” белән Тимерхан Шәйхетдинов, Алия Мирмиева һәм Илназ Насртдиновны һәм 2019 елның ел остазлары – “Сәләт”  фондының  баш хисапчысы Роза Степанова, Алексеевск районы башлыгы урынбасары Николай Чурин һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллинны бүләкләде.

Төп номинацияләргә күчсәк, “Ел әйдәманы” – Гөлназ Гатина, “Ел өлкән әйдәманы” – Зәринә Хәлилова, “Ел директоры” – Алсу Ганиева, “Ел кулдашлары” – Әдилә Камалова һәм Илнур Зиннәтов, “Ел клубы” – “Сәләт-Яшел Үзән”, “Ел сәлкеше”  Рәлинә Фаворизова булды.

“Сәләт җырлый” номинациясендә җиңүчеләрне Римма Ибраһимова һәм Илназ Сафиуллин бүләкләде. Иң лаеклылар исемен “Сәләт дөньясы” җыры һәм аның авторлары Миләүшә Гомәрова белән Әдилә Камалова алды. Җиңүчеләрне котлаганнан соң, Илназ Сафиуллин “Сәләт”не җырсыз күз алдына китереп булмавы турында әйтте:

– Күпчелек танылган яшь башкаручыларның иҗат юлына юнәлешне нәкъ менә “Сәләт” бирде, – ди җырчы.

“Ел аланы” булып “Сәләт-Яр Чаллы” танылды. Моннан тыш, елның “Форум баш җитәге” булган  Рәфис Хәлиловны да бүләкләделәр.

“Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова үсеш өчен мөмкинлекләрне “Сәләт”нең күпсанлы партнерлары бирүен әйтте һәм “Ел партнерлары” номинациясендә җиңүче “ТР газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” учреждениесе һәм аның җитәкчесен Җәүдәт Миңнәхмәтов, шулай ук “СМП – Нефтегаз” акционерлык җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Альберт Камаровны билгеләп үтте.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов “Сәләт” яшьләр оешмасы күңел ачу гына түгел, яшь буынның үзен яхшырак  өйрәнү мәйданы икәнлеген искәртте:

– Яшьләр эшләре министрлыгының күпсанлы бурычларының берсе – яшьләрне социаль, иҗади яктан үстерү өчен шартлар тудыру. “Сәләт” бу бурычны үтәп кенә калмыйча, һәр баланың сәләтле булуын исбатлый һәм аңа төрле яктан үсү өчен файдалы мохит белән тәэмин итә.

Бүләкләү тантанасында “Сәләт” активистларының әти-әниләре катнашында төшерелгән видеоролик та күрсәтелде. Алар исә балаларының әлеге оешма хәрәкәтенә кушылганнан соң ничек үзгәрүләре турында сөйләде.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү