Сөт өчен тартыш: алдап сатып булырмы?

11 февральдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында Евразия икътисади союзына кергән илләрнең (ЕАИС) хакимият вәкилләре катнашында киңәшмә булып булды.

Анда дүрт ил – Россия, Казахстан, Әрмән Республикасы, Белоруссия белгечләре сөт урынына үсемлек майлары (пальма мае дип укыйк) кулланып җитештерелгән продуктларның язмышын хәл итәргә тиешләр иде.

Россиянең сөт җитештерү тармагы вәкилләре сөт мае урынына үсемлек мае кулланып җитештерелгән барлык ризыкны ТР ТС 033/2013 дип йөртелгән сөт регламенты объектлары исемлегеннән төшереп калдыру тәкъдиме белән чыкты. Гади телгә күчереп әйтсәк, пальма мае болгатып, ниндидер ризык җитештергәнсең икән, аның этикеткасында сөт, сыр, эремчек, йогурт кебек исемнәрне куллана алмыйсың дигән сүз. Үсемлек маеннан җитештерелгән продуктларны аерым бер ТР ТС 021/2011 төркемгә туплап, аларга махсус таләпләр куярга тиешлеге турында сүз барды.

Сөт җитештерүчеләрнең таләбе бик гади һәм урынлы. Һәр нәрсә үз исеме белән аталырга тиеш. Бигрәк тә сәламәтлек өчен куркыныч булган азыкны башка исем астында сату зыянлы. Кулланучыны алдарга ярамый. Күпләр белеп тә бетерми: Берләшкән Милләтләр Оешмасының ачлыкка каршы көрәшүче азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы бар. Кыскартылма исеме – ФАО. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бар. Менә шушы ике халыкара оешма 1963 елда Кодекс Алиментариус дигән кагыйдәләр җыелмасын төзи. Кодексның максаты – кулланучыларның сәламәтлеген саклау һәм азык-төлек белән сәүдә итүнең гадел тәртибен урнаштыру.

Кодекс Алиментариус үсемлек маеннан ясалган продуктларга «сөтне алыштыручы» дигән хәйләкәр исем бирүне катгый тыя. Элекке СССР илләреннән тыш барлык илләрдә дә аларны паста, крем, мусс кебек исемнәр белән атап йөртәләр һәм сатып алучы ни алганын белеп ала. Пальма маеннан җитештерелгән ялган продуктлар сөт белән көндәшлек итүдән туктый. Нәтиҗәдә сөт җитештерү һәм табигый сөттән продуктлар ясау арта һәм табышлы була башлый. Авыл хуҗалыгында эшләүче халыкка үз хезмәте өчен тиешле хакын һәм бәясен алу мөмкинлеге ачыла.

Бу ил икътисады өчен дә отышлы, чөнки акрынлап чит илләрдән сыйфаты белән техник май стандартларына гына туры килгән пальма маен ташуга ихтыяҗ бетә. Ул пальма мае белән гаҗәп хәлләр бит соңгы вакытларда. Бердән, Россия сыйфатсыз азыкны сатып алуны елдан-ел арттыра. Икенчедән, пальма мае җитештерүче илләр аны безгә көчләп диярлек бирә. Пальма мае турында берәр түрә авызыннан җайсыз сүз ычкындымы – дипломатик җәнҗалга тиң тавыш чыга. Өченчедән, техник май өчен я валюта, я сыйфатлы товар таләп итәләр. Россия Индонезия белән пальма маен хәрби очкычларга алыштыру турында килешү төзегән иде бит әле. Индонезия әлегә кадәр бер очкычны да майга алыштырмады, чөнки очкычларның сыйфатыннан канәгать түгел ерак ил хәрбиләре. Безнекеләр пальма маена сүз әйтмиләр, алтын биреп алырга да риза. Ә бит чынлыкта металл ватыгына алыштырмаслык продукт озаталар безгә Азиядән.

Яңадан 11 февраль киңәшмәсенә әйләнеп кайтыйк әле. Сөт җитештерүчеләрнең тәкъдимен Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре һичшиксез яклап чыгарга тиеш иде. Аек акыл шуны таләп итә чөнки. Югары оешмаларның беренчесе – кулланучылар хокукын яклау, икенчесе – авыл хуҗалгы продуктларның чисталыгы өчен борчылу, өченчесе ил икътисадының үсешен кайгырту өчен оештырылган дип аңлыйбыз бит инде. Шуннан ни булды диярсез? Кызганыч, әмма югары оешмаларның өчесе дә сөт җитештерүчеләрнең инициативасына аяк терәп каршы чыкты, гадел таләп кире кагылды. Россельхознадзор вәкилләре, мәсәлән, инициативаны артык һәм нигезсез дип атады.

Аек акылга каршы төшүчеләрнең дәлилләре гаҗәп иде. «Ил икътисади кыенлыклар кичерә, үсемлек маеннан эшләнгән сөт продуктлары базарда күп урын алып тора, ялган продукт җитештерүчеләр зур югалтуга дучар булачак», – диде алар. Гафу итегез, илнең икътисади кыенлыклар кичерүе дә, базарның ялган азык-төлек белән тулып, чын ризыкка анда урын калмавы да – һәр нәрсәнең үз исеме белән аталмавы нәтиҗәсе бит инде ул. Әгәр базардагы сыр продукты, ялган эремчек, катык һәм сөт урынына чын ризыклар килсә, аларны җитештерүче авыл хуҗалыгы иркен сулыш ала башлар иде. Базарда арадашчылар хакимлеге һәм басымчаклыгы бетеп, сөткә хак үз бәясе түләнер иде. Фермер хуҗалыклары, инвестор хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар бердәм күтәрелеш кичерер, авыл хуҗалыгы техникасына, төзелеш материалларына ихтыяҗ артыр иде. Югары түрәләрнең «икътисади кыенлык» дигән дәлилен авыл хуҗалыгы үзе үк сугып егар иде. Авыллар сакланыр һәм үсешкә таба йөз тотар иде. Иң мөһиме һәм әһәмиятлесе: халыкның сәламәтлеге яхшырыр, иммунитеты күтәрелер, яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр саны кимер иде. Сер түгел бит: югарыда саналган чирләрнең төп сәбәпләреннән берсе – ялган ризык белән туклану.

Сүз бит хәтта үсемлек маеннан җитештерелгән ялган ризыкны тыю турында да бармый. Аны “үз исеме белән атау” дигән бик гади таләп кенә куела. Ә бит тыю, чикләү турындагы таләпләр яңгыраса да бик урынлы булыр иде. Кемнәргәдәр яхшы булсын, аларның кесәсе калынайсын өчен генә бөтен халыкның сәламәтлеген куркыныч астына кую, илнең икътисадын җимерү – ярый торган эшме? Халык салымы хисабына яши торган илкүләм оешмалар илгә дошман булган карарларны яклап утыру мәшәкатен чигәргә тиешләрме? Үз икътисадыңны һәм үз халкың мәнфәгатьләрен артка ташлап, читләргә лобби булу – килешә торган эшме? Менә кайда һәм кайчан күтәрергә кирәк ул “патриотизм” дигән сүзне байрак итеп!

Авыл хуҗалыгы министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә бары тик бер ил вәкилләре генә сөт җитештерүчеләр таләбен яклап чыкты. Ул – Әрмән Республикасы түрәләре. 2018 елгы әрмән инкыйлабы үзе куйган максатларга ирешкән, димәк. Пашинянның түрәләрне чистарту сәясәте үзенең җимешләрен биргән. Чын халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган чиновниклар җибәргән Ереван Мәскәүгә. Киңәшмәдә бит әллә ни катлаулы документлар иҗат итеп мәшәкатьләнәсе дә юк иде. “Дөньяның барлык илләре кулланган Кодекс Алиментариус Евразия икътисади союзы өчен мәҗбүри” дигән бер юллык карар кабул итәсе генә иде.

Росиянең Сөт союзы вәкилләре көрәшне киләчәктә дә дәвам иттерергә ниятли. Проблеманың асылын күрүчеләр буларак алар әйтеп тора: куелган таләпләр үтәлсә, сөт һәм табигый сөт продуктлары җитештерү икътисади яктан файдалы була башлаячак.

Рәшит Фәтхрахманов
Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү