Шамил Солтанов: «Армия хезмәте – тормыш кадерен белергә өйрәтә торган мәктәп»

Сарман егете, хәзер Түбән Камада яшәүче Шамил Солтанов хәрби комиссариттан чакыру килгәнен көтеп тормаган, армиягә үз теләге белән киткән.

– Югары уку йортында укыган чакта, мине армиягә алмыйлар иде. Тәмамлагач, барыбер алачаклар, ул чакта инде барасы килми башлар, шуңа яшьтәшләрем белән бер вакытта хезмәт итү хәерле булыр, дип уйладым, – ди ул. – Сарманның хәрби комиссариатында дустымны очраттым. Кирәк бит: икебезне дә бер үк частька алдылар. Дөресен генә әйткәндә, миңа сайлау мөмкинлеге бирелде: Мәскәүдә – Президент яки Казандагы «Росгвардия» полкы. Мин Казанны сайладым.

– Озын буйлы спортчы егеткә Мәскәүнең данлыклы частенда хезмәт итәргә тәкъдим ясалуга аптырыйсы юк. Тик син, Мәскәү полкы абруйлырак булса да, Казанны сайлагансың.

– Эш анда түгел, туган яктан ерак буласым килмәде. Безнең частьта урта, кыска буйлылар да бар иде.

– Кайтып йөрү мөмкинлеге турында уйлагансыңдыр инде?

– Мин бит Казан егете түгел. Әни белән әти килгәләде, ә үземнең кайткан булмады. Теләгем юк иде дисәм, дөреслеккә туры килмәс, ләкин әллә ни ашкынып та тормадым. Армия – егетләр өчен шул яктан да сынау ул. Атнага ике тапкыр әниләр белән сөйләшергә мөмкинлек булды. Тагын ни кирәк?

– Сынау дигәннән, алар шактый булгандыр?

– Армия хезмәтенең беренче өч ае, аеруча беренчесе кыенрак. Ашау начар түгел, мин үзем, мәсәлән, 16 килограммга артып кайттым. Шулай да әни пешергән токмачлы аш, өчпочмак-бәлеш сагындыра башлый. Икенчедән, хәрби дисциплинага күнегергә туры килә. Үзем спорт белән шөгыльләнгәч, иртән тору, гимнастика ясау, йөгерү авыр булмады, шулай да билгеле бер тәртип кысасында яшәргә өйрәнергә кирәк иде. Өч ай хәрби белем алдык, аннан соң шәһәр буенча патрульгә чыктык. Мин 2018-2019 елларда хезмәт иттем, Казанда футбол буенча Россия чемпионаты узган чорга туры килдем. Безнең полк уеннар барган көннәрдә урамда, стадионда тәртип сагында торды. Аеруча җанатарларга игътибар зур булды. Бер елның узганын сизми дә калдым. Хезмәт тәмамланырга бер атна калгач, көннәр шундый акрын уза кебек тоелды, ә инде китү сәгате җиткәч, дуслардан аерыласы килмәде. Сер итеп кенә әйтәм: күпләр елый саубуллашу мизгелендә.

– Полкта татарстанлылар гынамы?

– Күпчелек. Шулай ук Дагыстан егетләре. Бу – шулкадәр бердәм, тату милләт, бер-берсен яклап, утка-суга керергә әзерләр.

– Тагын нәрсә белән истә калды бу ел?

– Аяк чолгавы белән. Чын, чын. Дөрес чолгарга өйрәнсәң, оекбашка караганда уңайлырак та, җылырак та ул. Оекбаш белән аяк тирли, шуңа тиз туңа, ә чолгау дымны үзенә сеңдерә. Кыш өчен җылы чолгау бирәләр.

– Армиягә барырга теләмәгән егетләргә нәрсә әйтер идең?

– Бу – безнең Ватан алдындагы бурыч. Армиядә тыныч хезмәт итәсең килсә, аңа физик яктан әзерләнергә кирәк. Бүген спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Икенчедән, кем нинди частька эләгә бит. Офицерлардан да тора. Кыскасы, армия «күмәче»н ашап карамаган кеше тормыш кадерен белми кебек. Мин, мәсәлән, үз теләгем белән бардым һәм һич үкенмим. Әти-әни, туганнарның кадерен белергә дә өйрәтә торган мәктәп ул.


Фикер өстәү