Шикәр заводлары ябылу бәяләр артуга китермәсме?

Россиядә бер-бер артлы шикәр заводлары ябыла. Алар арасында Татарстанның 60 елдан артык тарихлы Нурлат шикәр заводы да бар. Сәбәп нидә? Бу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга аның җилләре ничек кагылачак? Базарда шикәргә бәя артачакмы? Эшсез калган хезмәткәрләрнең язмышлары ничек хәл ителәчәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.    

Чыгым күп, табыш аз

Россиядәге шикәр заводларының бер-бер артлы ябылуының сәбәбе әнә шул. Консервациягә куелачак заводлар арасында Нурлаттан кала Башкортстандагы Мәләвез һәм Тула өлкәсендәге Товарковский заводлары да бар. Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин «Ведомости» газетасына биргән әңгәмәсендә моның сәбәбен илдә шикәр артык күп җитештерелү белән аңлаткан. Аның сүзләренә караганда, 2020-2021 елгы авыл хуҗалыгы сезонында гомуми куәте 150 мең тоннадан артып киткән заводлар эшли алмаячак.

Әлеге мәсьәлә – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да игътибар үзәгендә. Ул Нурлат район Советы утырышында көндәшлеккә сәләтле булмаган шикәр заводына инвесторлар җәлеп итү кирәклеге хакында белдергән иде. Нурлат шикәр заводының (ул «Агроинвест» холдингына керә) рентабельлеге түбән. Җиһазларның бик нык тузуы һәм йөкләнешнең аз булуы аркасында, биредә җитештерелә торган шикәр комының үзкыйммәте бик югары.

– Бу – бик авыр тема. Аеруча әлеге предприятиене ачкан кешеләргә кыен. Ләкин бу завод башкача көндәшлеккә сәләтле түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм эшсез калган кешеләрне кайгыртырга кушты.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, «Агроинвест» оешмасы 90 млн сум акчасын югалткан. Фаразлар буенча, шикәрнең килограммы 19 сум булган очракта, быел оешма тагын да күбрәк – 200 млн сум зыян күрәсе булган.

– Әгәр 2019 ел башында завод узган елда җитештерелгән шикәрнең бер килограммын 30 сумнан саткан булса, бүген 19 сумнан урнаштырырга мәҗбүр. Шул сәбәпле, завод үз эшен туктатырга дигән карарга килде, – диелә министрлык аңлатмасында.

Җитештерәбез, тик аз кулланабыз

Статистика мәгълүматларына караганда, Россия 2016 елдан бирле кирәгеннән артык шикәр җитештерә. Ихтыяҗ 5,8-5,9 млн тонна булган хәлдә узган сезонда илдә 6,7 млн тонна шикәр җитештерелгән.

Татарстанда да шундыйрак хәлләр. Бүген халыкны шикәр белән тәэмин итү 367 процентны тәшкил итә. Үзебездән арткан татлы ризыкны республикадан читкә чыгаралар. Шул сәбәпле, быел Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы хуҗалыкларга шикәр чөгендере игү мәйданнарын киметергә киңәш итә. Мондый вазгыятьтә Татарстанда әлеге культураны 54 мең гектарда чәчәргә планлаштыралар. Бу – узган ел белән чагыштырганда, 16,7 процентка кимрәк дигән сүз.

 Эшчеләр китәргә теләми

Оешманың эшләүдән туктавы – кешеләрнең эшсез калуы дигән сүз. Мондый зур оешма ябылу (һәм район җирендә) бигрәк тә аяныч. «Нурлат шикәре» заводында 208 кеше эшләгән. Бүгенгә аларның 118е эшсез калган. Шуларның 107се – эшли алырдай яшьтәгеләр, 32сенә лаеклы ялга чыгарга күп калмаган, 14 кеше пенсиядә. Болар коры саннар гына түгел. Һәр сан артында – кеше язмышы.

Ирина Алмазова заводта бер елдан артык инженер булып эшләгән.

– Мондый хәбәргә беребез дә шат түгел, әлбәттә. Бөтен кеше кәефсез. Китәсебез килми. Барысы да яхшы кебек иде. Завод эшләп торды, хезмәт хаклары яхшы иде. Вакытында түләп бардылар. Әле эштә без. 24 февральдә һәр эшчегә кыскарту турында белешмәләр бирделәр. Төрле вакансияләр тәкъдим иткәч, мин санэпидстанциягә биолог булып урнашу мөмкинлеген карадым. Сөйләшүгә барасы булачак, – ди ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Адлер Газизуллин әйтүенчә, завод консервациягә ябылу сәбәпле, районда кадрлар белән комплекслы идарә буенча координацион совет оештырылган.

– «Агроинвест» җитәкчесе Рәис Сөләйманов белән очрашуда ул 40 кешенең үзләрендә үк эшкә урнаштырылачагын әйтте. 10 кеше – Нурлат элеваторына, 15е – «Южный» хуҗалыгына, 14 кеше – Аксубай районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларына, берсе – «Аксу Агро», берсе «Сөләйманов» крестьян фермер хуҗалыгына эшкә урнаштырылачак, – диде җитәкче.

Кыскартуларның беренче дулкыны 24 апрельдә булачак. Бу вакытта 118 кеше эштән азат ителәчәк. Икенче дулкында 90 кеше кыскартылачак.

– Әлегә беркем дә эштән китми. 24 апрельне көтәләр. Хатын-кызларга азрак хезмәт хакы алып эшли торган эшләр тәкъдим ителә. Ир-атларга сайлау мөмкинлеге күбрәк. Ләкин алар сайларга ашыкмый әле. Заводның сакланып калуын телиләр.  Анысы бездән тормый бит инде, – ди Адлер Газизуллин.

Бүген районда эш урыннарына вакансияләр бар. 89ы заводның хезмәттән азат ителгән эшчесенә туры килә. Аларны эшче һәм инженер һөнәрләренә чакыралар. Заводта һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә консультация алу мөмкинлеге тудырылган. Кыскартуга эләккән кешеләрне берничә оешма, шул исәптән Нурлат автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Рәфис Сафиуллин да эшкә чакыра.

– Безгә трактор йөртүчеләр кирәк. Даими эшләргә юл эшчеләре һәм 1 апрельдән 20 кеше вакытлыча эшләргә кирәк булачак, – диде ул безгә.

«Нурлат шикәре» – Татарстандагы өч заводның берсе. Проект буенча, тәүлегенә 1,2 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә сәләтле завод 1958 елда эшли башлый.

Тагын ике завод Буада һәм Зәйдә эшли.

Шикәргә бәя артырмы?

Шикәр базарындагы вазгыятькә бәя бирүен сорап, «Ямбулат» кооперативының икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча директор урынбасары Алмаз Фәсхетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул да, алда язганнарны куәтләп, шикәр базарында хәлләр катлаулы икәнлеген әйтте.

– Бу хәбәргә беребез дә шат түгел, – ди ул. – Шикәр чөгендере үстерүче хуҗалыкларга да, шикәр җитештерү тармагына да авыр. Заводлар зыянга эшли. Шикәр чөгендеренә бәйле тармак болай да башлангыч чорында бик күп чыгым сорый. Техникасы, уңыш җыю, орлык алу, ашламалар, эшкәртү кыйммәткә чыга. Шулай да, игенчелек белән чагыштырганда, азмы-күпме файдалы булганда, аңа игътибар бирергә тырышалар иде. Заводка тапшырган чөгендернең 60 проценты – безгә, 40 проценты заводның үзенә кала иде. Россиянең бөтен шикәр заводлары шундый схема белән эшли. 2019-2020 ел сезонына кадәр аларның рентабельлеге аз иде. Быелдан инде зыянга эшли башладылар. Шикәр чөгендере күп булган, диләр. Бәлки кайдадыр читкә чыгармаганнардыр, яки экспорт җыемы арткандыр. Без инде барысын да белеп бетерә алмыйбыз.

Әлегә Авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр бәяләренә бәйле фаразлар бирергә ашыкмый. Хәзергә баллы сыйның бер килограммы 19-20 сум тора. Алмаз Фәсхетдинов исә, киләчәктә бәя артудан куркырга кирәкми, дип саный.

–  Шикәр базарга кирәгеннән артык җитештерелгәч, аның бәясе дә арзан булды. Ә кирәк кадәр генә җитештерелә башласа, бәяләр үз урынына кайтыр иде. Аның үз бәясе булырга тиеш. Шикәргә бәя арзан дип сөенергә кирәкми. Гел алай була алмый ул. Күз алдына китерегез: бөтен заводлар да зыянга эшләп ябылып беткән очракта, читтән кертелгән шикәрнең бәясе бермә-бер кыйммәтрәк булачак, – ди ул.

Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта барлык хуҗалыклар да чәчү мәйданнарын киметергә планлаштыра.

– Чөгендерне бүген үк бетереп булмый, әлбәттә. Хуҗалыклар мәйданнарын 30 – 50 процентка киметә. Кирәгеннән артык үстермәс өчен, алдан күрсәтмәләр булсын иде. Ел башында министрлык план куюга басым ясамыйча, никадәр ихтыяҗ буласын фаразласа, барыбызга да яхшы булыр иде. Мондый хәл килеп чыгасын беребез дә алдан белмәдек бит. Кемнедер гаепләп тә булмый. Шуңа да авыл хуҗалыгы – тәвәккәллек сорый торган тармак шул. Бу вазгыятьтә бик көчлеләр генә исән калачак. Зыянга озак эшләп булмый.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү