Сталин бункеры… Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында төзелгән иң тирән корылма нинди серләр яшерә?

Самарадагы туганнарыбыз кызларының никах туена чакырды. Шунда, күптәнге хыялымны тормышка ашырып, Сталин бункерын күреп кайтырга насыйп булды. Монда яшәүчеләр әллә ни кызыксынмый икән бу тарихи урын белән. Гомере буена шушы шәһәрдә яшәп тә, барып карамаучылар бар.

Хәер, 1990 елга кадәр халык бу хакта белмәгән дә. 1991 елда гына, Куйбышев исемен Самарага алыштыргач, Сталин бункеры яшерен объект булудан туктый. Әйтергә кирәк, ул – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында төзелгән иң тирән корылма. Җирле халык битарафлык күрсәтсә дә, туристлар арасында бик популяр.

Ни өчен Куйбышев?

Мондый җир асты корылмалары төзелгән икән, димәк, Сталинның Куйбышевка күченергә исәбе булган дип уйларга кирәк. Яшерен бункерны 1942 елда төзи башлыйлар. Ул вакытка инде Куйбышев шәһәренә Мәскәүдән совет хөкүмәте, Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты, 22 чит ил миссиясе күченгән була. Шәһәр рәсми төстә запас башкала булып санала. Әгәр Мәскәүне фашистлар басып алса, җитәкчелек хәрби хәрәкәтләр белән, мөгаен, нәкъ менә Идел буе ярларыннан идарә итәр дә иде.

Нинди серләр саклый?

Самарадагы Сталин бункеры – яшерен булудан туктаган корылмаларның иң саллысы. Аның тирәнлеге – 37 метр, ягъни 12 катлы йорт биеклеге кадәр. Алагаем зур «өн» 9 ай эчендә, тәүлек буе өзлексез эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бункерның автоном һава үткәрү системасы, электр станциясе бар. Алар әле бүген дә эшли. Бункер тулысынча герметик, биш тәүлек буена тышкы яктан бернинди элемтәсез хезмәт итә ала. Иң аскы катында – 115 кешелек утырышлар залы. Янәшәдә Сталин өчен ял бүлмәсе. Өске катларда – складлар, сак, техник яктан тәэмин итү хезмәтләре. Болар барысы да өч метр калынлыгындагы монолит бетон, ком катлавы һәм тагын бер метрлы бетон белән капланган. Шуңа күрә ул вакыттагы иң зур авиабомба да монда качып ятучыларга куркыныч булмаган.

Юлбашчы килгәнме?

Җирле халыкны күбрәк икенче бер сорау кызыксындыра: Сталин Куйбышевта булганмы-юкмы? Рәсми мәгълүматлар буенча, сугыш вакытында юлбашчы Мәскәүдән беркая да китмәгән, димәк, Куйбышевка да килмәгән булып чыга. Әмма бүген тарихчылар моңа шик белдерә. Сугыш вакытында бункердан берничә квартал ераклыкта Сталинның кызы Светлана яшәгән. Кайбер мәгълүматларга караганда, шәһәр бомбага тотылганда, ул берничә тапкыр бункерда яшеренгән. Ата белән кызның мөнәсәбәтләре әйбәт булган. Димәк, Сталин кызын күрергә килгәндер дип фаразларга була.

Төзүчеләр кая киткән?

Бункерны илнең иң яхшы белгечләре – Мәскәү метро төзүчеләре торгызган. Ул «Аэропорт» метро станциясенең кечерәйтелгән күчермәсе була. Төзелештә 2900 эшче, 800гә якын инженер-техник хезмәткәр катнаша. Бүгенгә бары тик өч төзүченең генә исеме билгеле: проектның баш инженеры Ю. Островский, баш архитектор М. Зеленин, геомаркшейдер эшләре начальнигы И. Дробинин. ИСЕМНӘРНЕ ТУЛЫСЫНЧА ЯЗАРГА!!! Калганнары «исемсез». Заманында аларның барысыннан да «дәүләт серен таратмаска» дигән имза алынган. Шуңа күрә хәтта күрше йортларда яшәүчеләр дә койма артында ниләр булып ятканын белмәгән. Туфракны, машиналарга төяп, төнлә генә чыгарганнар. Төзүчеләр объекттан бөтенләй чыкмаган диярлек: шунда ашаганнар, шунда яшәгәннәр, тәүлек буена икешәр смена эшләгәннәр. Бер ел дигәндә 25 мең кубометр балчык чыгарылган, 5 мең кубометр бетон салынган. Ә төзүчеләр, чыннан да, кая киткән соң? Бу – җирле халык җавап таба алмаган икенче сорау. Күпләр, бункер әзер булгач, бөтен эшчеләрне атканнар, дигән версиягә ышана. Әмма бу сүз бүгенгә кадәр документлар белән расланмаган.

Җир астында ниләр бар?

Бу объект әллә кайдан кычкырып тормый, чөнки ул мәдәният һәм сәнгать академиясе астында урнашкан. Бу бинада элек Куйбышев обкомы була. Ул вакытта холлдагы баскычның уң ягында кеше күзе төшмәслек итеп эшләнгән бәләкәй генә ишек янында тәүлек буена НКВД хезмәткәре кизү тора. Аннан кергәч – нык тимер капка. Бункерга лифтта да, баскычтан да төшәргә мөмкин булган. Әмма, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау йөзеннән, лифтны күптән инде туктатканнар.

Туристлар җәяү йөри. Башта 14 метр тирәнлектәге шахтага төшәбез. Аның янәшәсендәге параллель коридорларда – тормышны тәэмин итү өчен төрле агрегатлар, ярдәмче механизмнар. Кирәк була калса, бу өске кат корычтан ясалган герметик ишекләр белән ябыла. Коридор уртасында махсус урыннан бункерның төп өлешенә эләгергә мөмкин. Моннан тагын 23 метр тирәнлеккә төшеп була. 192 баскычны атлагач, ниһаять, беренче катка аяк басабыз. Сталинның ял итү бүлмәсе, биеклеге – 4 метр тирәсе. Гидлар аны, юлбашчының Кремльдәге кабинетына охшатып эшләнгән, диләр. Идәндә – паркет, диварларда – имән панельләр, яшел постау белән әйләндереп алынган өстәлдә – ак төстәге өстәл лампасы, диварда – шуңа охшаш бра, ул чакта тынычлык символы булып саналган ак япмалы диван. Диварда – Сталин аеруча якын күргән Суворов һәм Кутузов портретлары. Акрын гына утырышлар залына күчәбез. Моңа кадәр сизелеп торган кысанлыктан соң, бу бүлмәдә иркенлек сизелә. Өч өстәл куелган. «Т» хәрефе кебек эшләнгәне – утырышчылар өчен. Янәшәдә стенографисткаларга тәгаенләнгән тар һәм озынрагы. Алар, йөзләре күренмәсен өчен, залга керүчеләргә арт белән утырырга тиеш була. Кергән шәпкә сак хезмәтләре һәм юлбашчының шәхси секретаре өчен бәләкәй өстәл. Сталин кәнәфие артында – бөтен стенаны тутырган 1941 елгы фронт картасы. Архитекторлар монда төсләр белән иркенлек тудырырга тырышканнар. Диварларда – «тәрәзәләр», алардан «яктылык» сирпелеп тора.

… Бүген Самарадагы Сталин бункерына бигрәк тә чит ил туристлары кызыксынып йөри икән. Тәкъдимнәр китабында нинди генә илләр, нинди генә телләр юк. Бигрәк тә немецлар һәм америкалылар барысын да күрергә һәм белергә тели, ди гидлар. Әмма, нәрсәдәндер шомланып, читтән генә күзәтеп торучылар да бар икән. Монысы да дөрестер, күрәсең. Төзүчеләр турындагы фаразларны ишеткәч, минем дә башыма әллә нинди уйлар килеп китте…

  • Чагыштыру өчен: Сугыш вакытында Берлинда төзелгән Гитлер бункерының тирәнлеге – 16 метр, Черчилльнең Лондондагы качу урыны ике катлы йорт биеклегендә генә, Рузвельтныкы да шул чама гына булган.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү