Суган чебеннән коткара

Суган ризыкка тәм өстәп кенә калмыйча, көнкүреш тормышыбызда да бик зур ярдәмче була ала. Аның берничә яшерен сәләтен генә белергә кирәк.

– Буяу исеннән коткара. Суган, дөрестән дә, буяу исеннән котылырга ярдәм итә. Моның өчен дүрт өлешкә бүленгән суганны су салынган савытка урнаштырып, буялган бүлмәдә төн буе тотарга кирәк. Иртүк бүлмәне җилләтеп алсагыз, бүлмәдә бернинди авыр ис тә калмаячак.

– Суганны күз яшеннән башка гына турыйм дисәң, бу эшне сагыз чәйнәп башкарырга кирәк.

– Чебеннәрдән коткара. Бу бөҗәкләр суган исен өнәми. Шуңа күрә табигатьтә ял иткәндә кул һәм аякларны суган белән ышкысаң, чебеннәр сезне читләп үтәчәк.

– Суган пычактагы күгәрек тапларын да бетерә. Күгәрекле пычак белән чистартылмаган суганны кискәләсәң, тапларның эзе дә калмаячак.

– Машинаның ян-як тәрәзәләрен кичтән суган белән ышкып куйсаң, алар бозланып катмаячак.

– Суган металл өслекне ялтыратканда да ярдәмгә килә. Моның өчен суганны блендерда ваклап, барлыкка килгән катнашмага бераз су кушарга да чүпрәк ярдәмендә аны металл өслеккә сөртеп чыгарга кирәк. Бераз кипкәч, өслекне коры чүпрәк белән сөртсәң, металл ялт-йолт килеп торачак.

– Җәй көне йортын кырмыска басучыларга да суган белән дуслашырга киңәш ителә. Кырмыска күпләп җуелган урынга туралган суган салынган су куйсаң, чакырылмаган кунаклардан җилләр исәчәк.


Фикер өстәү