“Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый”

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый” дигән яңа социаль-гуманитар проект башлап җибәрде. Дәүләт Советында шул башлангычны тәкъдим иттеләр. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының истәлекләрен яңарту җәһәтеннән үткәрелә.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераны булган һәм алар өммәтендәге 458 хатын-кыз яши.

– Һәрберсенә ярдәм итү сорала. Иң мөһиме: аларның күңелләрен күрү, – диде “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Аның өчен ул әби-апаларның янына барып, ничек яшәүләрен карарга, балалары, якыннары белән мөнәсәбәтләрен барларга, игътибар һәм ихтирам күрсәтергә кирәк. Өлкәннәрнең истәлекләрен язып алып, кадерләп саклаган  ядкарьләр – фронт хатларын, фотосурәтләрне дәүләт архивына тапшырасы, матбугат битләрендә бастырып чыгарасы иде. Аларның сүзе киләчәк буыннарга да барып җитәрлек булсын.

Әлеге проект Җиңү бәйрәменнән соң да дәвам итәчәк. Быел 1 февральдән башланып киткән чара өч этаптан тора һәм киләсе елның 2 октябрендә тәмамланачак. Сугыш чоры хатын-кызлары истәлеген яңартуга һәр район үзенчә әзерләнә. Яу кырыннан кайткан ветераннарның күбесе исән түгел инде. Арабызда ветераннарның тол хатыннары гомер кичерергә мөмкин, аларның хәл-әхвәлен белешүне, ярдәм итүне дә  авыл, район җирлекләре оештырырга тиеш.

Яңа социаль-гуманитар проекны тәкъдим итү буенча очрашуга балигъ булмаган яшьтә концлагерь тоткынлыгында, Ленинград блокадасында булган, ул чорның ачысын күп татыган, бүгенге көндә Татарстанда гомер итүче Зинаида Антошкина, Лариса Кулагина, ире Адам Сергеевич белән Елена Преснякова, Зәйтүнә Хөсәенова, Татьяна Бондаренко, Розалия Гуревич та килгән иде. Ул еллардан соң күпме гомер узган, күпме сулар аккан, ләкин сугыш чоры авырлыклары күңелләренә шулкадәр нык сеңгән, хәтердән бер нәрсә дә җуелмый, ди алар. Розалия Гуревич сугыш башланганда яшь ярымлык була, ул да истәлекләре белән уртаклашты. Аларның гаиләсе Ленинградта яши һәм сугыш ачлыгы-ялангачлыгыннан чак кына исән кала. “Без өч бала идек, исән калубызда әнинең өлеше зур, – дип сөйли ул. – Әни каяндыр ашарга азык табып алып кайта иде. Аннары безне Татарстандагы Куйбышев районына эвакуацияләделәр. Үзләренең дә тормышлары авыр булуга карамастан, авыл халкы  ярдәм итте, без аларга бик рәхмәтле”.

– Бу бик мөһим проект. Ул чараларны оештырганда беркем дә истән чыгарга, онытылырга, исемлектән төшеп калырга тиеш түгел. Бөтен депутатлар катнашырга теләк белдергән проектны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та һичшиксез хуплаячак.  Ветераннар турында сөйләп, аларның истәлекләрен җиткереп, Җиңүнең җиңел бирелмәвен, сугышта күп милләт вәкилләре катнашуын күрсәтергә тиешбез.  Сугыштан соң да илдә яшәү җиңел булмаган. Җиңү җиңел бирелмәгән, аңа югалтулар аша ирешелгән. Күпме кеше сыңар аяклы, сыңар куллы булып кайткан, имгәнгән, гарипләнгән… Ветераннар ничек яши, аларны нәрсә борчый, күңелләрендә нинди истәлекләр йөртәләр? Барысы хакында да сөйләшәсе, сорашасы иде”, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул соңгы атнада Алабугада булган күңелсез хәлне дә искә төшерде. Анда 93 яшьлек сугыш ветеранын зираттагы кеше үтеп йөри торган юл өстенә җирләгәннәр. “Ветеранны кешеләрчә озата алмаганнар. Бу хәл район җитәкчеләрен дә, хәрби комиссариат вәкилләрен дә бизәми. Аларның саны азая, кайчан да булса, соңгы ветеранны озатачакбыз. Алабугадагы хәлне үзгәртергә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләрен шунда җибәрдек. Ветеран җәсәде яңадан җирләнәчәк, үз эшенә битарафлык күрсәтүчеләрне җәза көтә. Күрше республикаларда, шәһәрләрдә ветераннарга ничек хөрмәт күрсәтелүен, туган көннәрендә өйләренә килеп, бәйрәм оештырылуын ишетеп торабыз. Ул эшләрне без дә башкара алабыз бит”, – дип дәгъва белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан халкы бөтен хәлиткеч фронтларда катнашкан. 700 меңнән артык кеше сугышка алына. Һәр икенчесе яу кырында һәлак була. Хатын-кызлар да читтә калмый. Тик республикадан күпме гүзәл затның фронтка алынуы хакында төгәл мәгълүмат юк икән. Аларның санитар, элемтәче, шәфкать туташы, хәрби табиб һәм башка вазифаларны башкаруы билгеле. Социаль-гуманитар проект кысаларында тупланган мәгълүматлар китапта басылып чыгачак, документаль фильмнар төшереләчәк.

Фәния Арсланова 


Фикер өстәү