“Тәмле табын серләре”н сез дә күрегез

Дөньяны танып-беләсең килсә, әллә кайларга барасы да юк. Үз авылыңда да әллә ниләр оештырып, тарихыңны барлап була. Шул җәһәттән безнең матур эшләребез белән танышып карагыз әле. Бәлки уй-фикерләр уятыр.

Саба районы Сатыш авылы китапханәсендә эшләп килгән  “Ак калфак” берләшмәсе күптән түгел “Тәмле табын серләре” дип аталган әдәби кичә   оештырды. Анда оста ханымнар пешерү серләре белән уртаклаштылар. Тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Мәкаль һәм табышмакларга җавап эзләделәр, халкыбызның уеннарын, җырларын искә төшерделәр.

Мәдәният йорты белән берлектә “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханә дә үткәрдек. Төп максат халыкны китап укуга җәлеп итү иде. Чарада катнашучылар китап авторын, геройны танырга, тасвирлап бирергә тиеш булдылар. Шулай ук татар язучыларының әсәрләрен сәхнәләштердек, шигырьләр дә укыдык. Якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллинаны чакырдык. Чын татар хатын-кызының тормыш юлы тасвирланган китаплар авторы ул. Бу кичәдә яңа гына басылып чыккан “Кайнар диңгез юлы” әсәренең прототибы Камәрия Мәрданова да катнашты.

“Ак калфак”ның  бер утырышына мәчетебез имамы Алмаз Галимҗановны да чакырдык.  Ул  татар милләтен, телен, динен саклау турында сөйләде. Сорауларга  бик дәлилләп җавап бирде.

“Саба сөлгесе” бәйгесендә дә  актив катнаштык. Авылыбызның кул эшләре остасы Миләүшә Гаптрәкыйпова, форсаттан файдаланып, калфак ясауның нечкәлекләрен дә  җентекләп өйрәтте.

Казанга сәяхәт  кылдык. Татарстан табигать тарихы музее, Милли сәнгать галереясында да булу күңелләргә бик хуш килде. Сатыш авылы – татар яшьләренә гыйлем өйрәткән, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән мәдрәсәсе белән  тирә-якта мәшһүр булган мәгърифәт үзәкләренең берсе булган. Шушы бай мираслы бинабызга да барып, авылыбыз тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупладык. Аерым бер  маршрут белән Сабага экскурсиягә чыктык. Анда Туган якны өйрәнү музеенда, “Саба таңнары” редакциясе  музеенда, Миңгәр авылында урнашкан Ш.Биктимеров музеенда, шулай ук шул авылның күрке булган манарада, Шәмәрдән паркында булдык. Аннан Лесхоз авылының күренекле һәм истәлекле урыннарына юл алдык. Музейга кереп, урман тарихы, Сабаның данлыклы шәхесләре турында күп мәгълүмат ишеттек. Агачтан савыт-сабалар ясый торган цехка кереп, эшчеләрнең сокландыргыч эшләнмәләрен  күрдек.

Күрдегезме, инде, нинди бай, матур безнең туган ягыбыз. Тирә-ягыбызга әйләнеп карыйсы гына бар.

  Илсөя Билалова,

 Саба районы,  Сатыш авылы

 


Фикер өстәү