Табигать бәла-казалары ел саен авыл хуҗалыгына миллиардларча сум югалту алып килә

Илнең әле бер, әле икенче почмагында кабатланып торучы корылык, су басу, терлек авырулары һәм башка күп төрле афәтләрдән килгән зыянны ничек киметәсе?  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе кысаларында узган “түгәрәк өстәл”дә сүз шул турыда барды.

Игенченең хәтеренә сеңеп калган 2009-2010 елллардагы корылык күпмедер күләмдә узган елларда да кабатланды. 2018 елның җәй һәм көз айларында  кайбер хуҗалыкларда ике айдан артык бер тамчы яңгыр яумады. Көздән чәчелгән 580 мең гектар игеннең 218 мең гектары дәррәү күтәрелеп китә алмады. Яз көне исә хуҗалыклар юк акчаны бар итеп кырларны яңадан эшкәртеп, чәчәргә мәҗбүр булды. Килгән матди зыян йөзләрчә миллион сум белән исәпләнде.

Андый чакларда гадәттә каза күрүчеләргә иминият оешмалары ярдәмгә килә.  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, иминият оешмалары матди зыянның бер өлешен хуҗалыкларга кайтарган кайтаруын. Әмма, андый бәхет зыян күргән хуҗалыкларның бик аз өлешенә генә елмайган. Сәбәбе гади: зыян килгән 218 мең гектар игеннең нибары 12,5 мең гектары гына  иминиятләштерелгән.

Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә табигать бәла-казаларыннан килгән зыянның күп өлеше иминият оешмалары тарафыннан хуҗалыкларга кайтарыла. “Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучылар фикеренчә, бездә озак еллар дәвамында мондый хәлнең киресе күзәтелә. Башлыча үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче иминият оешмаларына ышаныч кими.

Каза күргән хуҗалыклар иминият оешмалары бусагасын таптап арыганнан соң, бу эштән бөтенләй баш тарткан очраклар арта.

Россия Агроиминият берлеге Президенты Корней Биждов әйтүенчә, якын араларда агроиминият өлкәсендә шактый үзгәрешләр көтелә. Хикмәт шунда: узган елның декабрь аенда Россия Президенты Владимир Путин “Дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгын иминятләштерү” турындагы Законга үзәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Әлеге документ нигезендә “игеннәргә килгән зыян күләмен чикләү булмаячак”. Әйтик, элек уңыш күләменә килгән зыян 20 проценттан ким булганда, агроиминият оешмасы хуҗалыкка тиешле ярдәмне күрсәтмәскә хокуклы иде. Хәзер исә — табигать бәла-казалары нәтиҗәсендә хуҗалыкка күпме зыян килсә — түләү шул күләмдә булачак, ди Россия Агроиминият берлеге җитәкчесе.

Әлеге оеманың бүлек җитәкчесе Юрий Есиков әйтүенчә, яңа мөмкинлекләрне тулысынча файдаланганда, дәүләт ярдәме белән иминиятләштерелгән  хуҗалыклар табигать бәла-казаларыннан курыкмый эшли алачак. Әйтик, “Африка түләмәсе” һәм “Кош гриппы”ннан каза күргән хуҗалыкларга килгән зыянны дәүләт ярдәме белән иминиятләштерелгән хуҗалыклар тулысынча диярлек кире кайтарды. Иминиятләштерү оешмалары хуҗалыкларга 1 миллиард 700 миллион сум күләмендә акча түләде.

— Табигать бәла-казаларының вакыты, күләме һәм башка үзенчәлекләре  хәзер спутниклар аша алынган мәгълүмат нигезендә хәл ителә. Хуҗалыкларга моны исбатлау кыен булмаячак, — ди Юрий Михайлович.

Кыскасы, агроиминият өлкәсендә хуҗалыклар өчен яңалыклар шактый. Нәтиҗәсе дә бар. Игенчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгының башка тармакларында дәүләт ярдәме белән үз мал-мөлкәтләрен иминиятләштерүчеләр саны янә арта.

— Элегрәк елларда Татарстан хуҗалыклары иминиятләштерү өлкәсендә Россиядә иң алдынгы урыннарның берсен били иде. Киләчәктә дә шулай булуына ышанам, — ди Россия Агроиминият берлеге Президенты Корней Биждов.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү