Тапшырылмаган… басмалар. «ВТ» ник соңарып килә?

Беркөнне редакциягә Казанның Ямашев урамында яшәүче өлкән яшьтәге укучыбыз Әлфәт абый Вафин килеп керде. Хәл белергә генә керүе түгел – борчуы бар икән.

– «Ватаным Татарстан» газетасын 54 ел алам. Бик яратып укыйм. Тик менә  хат ташучының үз вакытында алып килмәве генә бик борчый. Ике-өч санны бергә җыеп китергәч, кызык түгел бит. Хәбәрләр дә искергән була, укып бетерергә дә кыен. Берничә ел шулай инде. Үзләренә дә кат-кат әйткәнем булды. Барыбер яхшы якка үзгәреш юк, – диде ул.

Кызганыч, мондый зар-шикаятьләрне безгә укучыларыбыздан еш ишетергә туры килә. Күптән түгел генә  Әлмәт шәһәреннән дә шуңа охшаш шалтырату булган иде.

– Газетагызны ел саен ала идем. Тик китерүләре бик начар. Узган ел, шул сәбәпле, язылмыйча да карадым, ләкин газетадан башка тора алмыйм икән. Ияләшелгән, шактый еллар алгач, гаиләбезнең якын дусты кебек көтеп алып укый идек. Шуңа күрә быелдан кабат язылдым. Бәлки, почтада уңай якка үзгәрешләр булгандыр, дигән идем. Тик хәлләр тагын да мөшкелрәк икән: гыйнвар буена бер генә газета да китермәделәр, – диде ул.

Почта бүлекләренең болай эшләвенең сәбәбе нидә? Хат ташучыларны бүген нәрсә борчый? Әлеге һөнәр ияләренең абруе ник кимеде? Язмада әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Кайда син, хат ташучы?

Беренче мөрәҗәгать буенча, Казанның 103 нче почта бүлегенә шалтыраттык. Анык кына җавап ишетмәсәк тә, газетаны җыеп китерү сәбәбенең кадрлар кытлыгына бәйле икәнлеген аңладык. Ә менә Әлмәттәге укучыбыз үз адресын калдырмау сәбәпле, 12 нче почта бүлеге хезмәткәрләре безнең сорауга җавап бирүдән баш тартты.

Газеталарны вакытында китермәү проблемасы шәһәр халкы өчен генә түгел, авылда яшәүчеләр өчен дә бик актуаль.

– Мин газета укырга бик яратам, – ди Азнакай районы Беренче Май авылында яшәүче Зәлифә Мостафина. – Берничә газета алам. Шуларның икесе – көндәлек матбугат. Ләкин аларны атнага бер генә җыеп китерәләр. Берьюлы унлап газета керткәч, тәме китә, хәбәрләрнең дә файдасы бетә. Шул сәбәпле, авылда газеталарга язылучылар да кими.

Почта хезмәте – без, журналистларга, аеруча да якын өлкә. Чөнки укучыларыбыз кулына газеталар хат ташучылар ярдәме белән барып ирешә. Әлбәттә инде, һәр өйгә аларның вакытында килүе, хәбәрләрнең актуальлеген югалтмавы безнең өчен бик мөһим. Кызганыч, монда проблемалар да байтак.

Мамадыш районында яшәүче, озак еллар шушы өлкәдә эшләүче, әмма исемен күрсәтергә теләмәгән әңгәмәдәшебез фикеренчә, мондый күренешнең төп сәбәбе – кадрлар булмау. Аның да сәбәбе бар: хезмәт хакы аз. Бүген хат ташучылар атнасына өч көн эшләгән өчен уртача 5600 сум хезмәт хакы ала.

– Хезмәт хаклары шактый вакыт артканы юк инде почтальоннарның. Хезмәткәрләр еш алышынып торгач, сыйфатка да суга, – ди ул.

Әңгәмәдәшем фикеренчә, хат ташучыга мөнәсәбәт турыдан-туры җитәкчедән дә тора.

– Бүген почта системасының кадере бетте. Товар китереп тутыру зур хата булды. Җитмәсә, алар кыйммәт тә. Элек кызыксындыру чаралары күбрәк иде. Өстәмә керемнәре бар иде. Хәзер газета-журналларга яздырган өчен дә өстәмә акча түләргә риза түгелләр. Дөресен генә әйткәндә, акыллы кеше бушка нигә артыгын җәфалансын? Аннан соң без эшләгән чорларда җитәкченең бер урынбасары һәм бер ярдәмчесе бар иде. Бүлек җитәкчеләре бар иде тагын. Хәзер урынбасарлары гына да тугыз данә. Шуннан соң чамалагыз инде сез. Әгәр почта хезмәтенә төптән караш үзгәрмәсә, аның бөтенләй бетеп куюы да бар, – ди ул.

Актаныш районының почта бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхразиев әйтүенчә, бүген районда 70ләп хат ташучы эшли.

– Безнең районда кадрларга зур кытлык бар дип әйтмәс идем. Үзәктә андый проблема бөтенләй юк. Ә менә авылларда авыррак. Хатлар булмагач, почтальоннарга эш күләме дә кимеде. Күпчелек кеше өчен почта – икенче эш урыны, өстәмә керем чыганагы гына. Анысын да онытмасак иде. Газеталарга язылу чорында план үтәлгән очракта, өстәмәләр дә каралган. Товар саткан, милекне иминиятләштергән өчен дә процентлар өстәлә. Тик күбесе бу юнәлешкә кереп кенә китә алмый. Өстәмә керем кертү мөмкинлекләреннән уңышлы файдалана алсак, почтаның хәле начар булмас иде. Безнең өчен газета-журналларга язылу да, товар сату да, иминиятләштерү дә – барысы да мөһим. Барысына да таләпләр тигез, – диде ул.

Дөресен әйткәндә, мондый җавап ишетү безне бераз аптырашта калдырды. Почта ул элек-электән газета-журналлар яздыру, хатлар, товарлар җибәрү һәм кабул итүне оештыру оешмасы иде. Чүпрәк-чапрак, өй кирәк-яраклары сатар өчен кибетләр бар бит. Ничарадан бичара йөри инде хат ташучы. Нишләсен. Бер яктан, 5200 сумга тагын бераз акча өстәлмәсме, дип тырышса, икенчедән, «өстән» кушылган планны тутырырга кирәк.

Башкортстанга шалтыратып, андагы вазгыятьне дә белештек.  Почта тармагында 40 ел хезмәт стажы булган Фирдәүсинә Исмәгыйлева әйтүенчә, күршеләребездә дә товар сатуга зур игътибар бирелә.

– Яңа ел алдыннан бигрәк тә зур таләп куйдылар. Бер кеше 10 мең сумлык товар сатарга тиеш иде. Халык, мине кызганып булса да, алды инде. Газета-журналларга язылу чорында да яхшы гына эшләп алабыз. Авылда йорт саен 2-3 матбугат чарасына яздырырга кушалар. Безнең авылда кеше укый әле, язылалар. Өч көн эшлибез. Узган ел ахырында 7 – 7,5 мең сум тирәсе акча алган идек. Бу айда хезмәт хакы кимеде, – диде ул.

Хезмәт хакы артачак

«Татарстан почтасы» җитәкчесе Регина Кузнецова: «Матбугатның укучыларга вакытында килү-килмәве почта бүлекчәләре җитәкчеләренең катгый контроле астында тора», – дип кенә чикләнде. Бүгенге базар шартларында уртача 5200 сум хезмәт хакы алып эшләү, җиңел генә әйткәндә, бер дә яхшы түгел инде. Аның каравы, җитәкче әйтүенчә, почтальоннар хезмәт хакларын башка төрле хезмәтләр күрсәтеп тә күтәрә ала. Моны, әлеге дә баягы, шул товар сату, иминиятләштерү хисабына, дип аңларга кирәк. Хәер, Регина Кузнецова әйтүенчә, почта хезмәткәрләренә җиткерә торган сөенчесе дә бар.

 

«Россия почтасы»ның масштаблы программасының өченче этабы кысасында, быелның 1 маеннан почта хезмәткәрләренең (операторларның, хат ташучыларның, бүлек җитәкчеләренең һәм башка профессия ияләренең) хезмәт хакы уртача 17 процентка артачак.

 

– Безнең максат – почта хезмәткәрләренең хезмәт хакын төбәктәге шуңа охшаш профессия кешеләре ала торган уртача хезмәт хакына кадәр җиткерү, – ди ул.

Моннан тыш, җитәкче әйтүенчә, хезмәткәрләргә социаль ярдәм чаралары да тәкъдим ителә. Мәсәлән, сәламәтләндерү учреждениеләренә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау, үзләрен һәм балаларын иминиятләштерү, матди ярдәм күрсәтү, хезмәткәрләрне һәм ветераннарны профессиональ бәйрәмнәре һәм юбилейлары белән котлау каралган.

«Барысына да түзәбез, ләкин…»

Шөкер, уңай, үрнәк итеп күрсәтердәй хат ташучылар, почта бүлекләре дә бар. Мәсәлән, Лаеш районының Кече Елга авылында 15 ел хат ташыган, бүген почта бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Миләүшә Мәрданова – әнә шундыйлардан.

– Без мондый проблема барлыгы турында башкалардан, мәсәлән, Балык Бистәсе, Апас районнарында яшәүче туганнарыбыздан гына ишетеп беләбез. Алар газеталарны атнага бер генә тапкыр китерәләр, ди. Ләкин безнең авылда мондый күренешнең беркайчан да булганы юк. Булса да, бик җитди очракларда гына булгандыр, бәлки. Без көннекен-көнгә илтеп тапшырабыз. Почта өч көн килә. Шул көнне үк, һичшиксез, халыкка таратыла.

Кече Елга авылында –  ике, Шуран һәм Полянка авылларында берәр почтальон эшли. Берсенә – 50, икесенә – 35әр яшь.

– Бүлек җитәкчесенең 1 ставкасы – 16 мең сум. Ләкин минем – 0,6 ставка гына. Бу – 10 мең дигән сүз. Атнасына өч көн эшләгәнгә андый бәя алгач, мин канәгать. Мин үз эшемне бик яратам. Бушлай эшләргә дә ризамын. Бүген почтальоннар 5200 сум оклад ала. Бу аларның шулай ук – 0,5 ставка. 4800 сум алган чаклары да бар. Дөрес, кайвакыт күбрәк тә булырга мөмкин. Шулай да 6 меңнән артканы юк.

Аннан соң, Миләүшә апа әйтүенчә, хат ташучылар шифаханәгә барган очракта да, чыгымнары бераз каплана. Тешләр куйдырган, гаиләдә үлем-китем булган очракта да матди ярдәм каралган. Кием-салымын бирәләр икән. Ләкин иң нык җелеккә үткәне – товар сату, ди ул.

  • Товар сату бер дә кирәк әйбер түгел. Без бөтенесенә дә түзәбез, әмма шул товар сату бик авыр. Халык безне кызганып кына ала. Газета-журналларга да тырышып яздырабыз. Безнең авыл халкы элек-электән укырга яратты. Без районда подписка эшләү буенча беренче барабыз, – диде Миләүшә Мәрданова.

 

САН

Бүген «Татарстан почтасы» оешмасында 8967 кеше эшли. Шуларның 3485е – почтальон.

 Татарстанда 1210 элемтә бүлеге эшли. Шуларның 1111е (шул исәптән 260 шәһәр һәм 891 авыл) – стационар бүлек, 29ы – күчмә бүлек, 70е – почта элемтәсе пункты. Моннан тыш, «Татарстан почтасы» оешмасына 21 аерым структур бүлекчә керә. Болар – Логистик почта үзәге, Магистраль аралау үзәге, 10 Курьер китереп җиткерү участогы, шулай ук 9 почтамт һәм 11 районара почтамт керә.      

Укучы хаты

Ә сездә хәлләр ничек?

1 меңнән артык кеше яшәгән авылыбызда бүген почта бүлеге юк. Ул хәлләр болай булды. Башта авылыбызда Саклык банкы бүлеген яптылар. Авыл халкы азмы-күпме акчасын ала-сала, түләүләрен түли торган һәркемгә кирәк бу бүлекчә, аксап-туксап, ярты көн эшләүгә күчте дә, интернет начар тотуны сылтау итеп, бөтенләй эштән туктады. Ярар. Әле ярый почта бар, диде халык. Утка, газга түләргә шунда йөрде.

Бездә бит үзгәреш ничек бара: аны би-ик өстә, үзләренә зур файда алырлык итеп көйләргә тырышалар. Шул дулкында почтаны оптимальләштерү китте. Беренче адым итеп,  һәр почта бүлегеннән мини-магазин ясадылар: азык-төлек, агулар, орлыклар, савыт-саба, мендәр, порошоклар – барсын да китереп тутырдылар почтага. Соңга таба сыра да сата башладылар. Сатарга өстән план куела да, үтәмәсәң, шул суммадагы товар өстеңә кала. Ул гына җитмәде, почтаның эшен өч көнгә калдырдылар. Эше, товар сатуы шул ук бит инде: барыбер газеталар, пенсияләрне таратырга, отчетлар ясарга кирәк. Аның урынына эшкә түләү яртылашка калды: почтальонга – 5 мең, бүлек башлыгына 9,5 мең  сум түли башладылар.

Берничә кеше кереп эшләп тә карады почтага. Ләкин эше күп – акча аз. Өч көндә эшне бетерү өчен, эштән калып та эшләргә туры килә. Сату бармый, чөнки әйбер янәшәдәге кибетләрдә дә җитәрлек, сата алмасаң, товарны үзең  акча түләп аласың, сыраңны үзең эчәсең. Кирәкме шундый эш урыны? Шулай итеп, авыл почта бүлекчәсез калды. Хәзер матбугатка язылу бермә-бер кимеде, түләүләрне кем ничек булдыра шулай үти. Шушы булдымы оптимальләшү? Авыл кешесен мыскыл итү бит бу, авылны акрынлап юкка чыгару.

Сентябрьдә үткән сайлауларда депутатлыкка кандидатларның берсе булса да авылга килер, халык гозерен тыңлар, шунда почта турында да сөйләрбез, дип өметләнгән идек. Килүче булмады. Нинди программа белән катнаша алар сайлауга – билгесез  калды. Бу да авылга мөнәсәбәтне күрсәтә бит. Зур мөнбәрләрдән авылны саклау турында сөйләгәндә, бу гамәлләр һич аңлашылмый. Ә сездә хәлләр ничек?

Зәрия Хәбипова.

 Әлмәт районы, Исергәп авылы

 

“Газета килмәде”, – дип, редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Безнең аһ-зарларыбызны ишетеп, «Татарстан почтасы» мондый проблемаларны хәл итү буенча «кайнар линия» ачты. Газетабыз килмәсә, соңлап килсә, эш көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 18.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 221-18-99 номерына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү