Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган. Аларның гомуми күләме 5 миллион сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә шул турыда әйткән.
Татар токымлы атлар җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык феноменаль чыдамлылыкка ия. Алар шулай ук югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам. Бу турыда Россия иппология фәне дә билгеләп үтә.
Бу атларны үрчетү белән 8 -10 еллап Әлки районы Әхмәт авылыннан Фәнис Бакиров шөгыльләнә. Бу эштә аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Гаилә фермаларын үрчетү программасы буенча алган грант ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә «Татар атлары» китабы чыкты. Анда татар атларының төп токым билгеләре — экстерьер, масть, аларның гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары һәм аларның чыдамлыгы бик матур һәм җентекле итеп тасвирланган. «Зәләйха күзләрен ача» дигән фильмда төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атларында килә, диелә бу хәбәрдә.