Татар театрларының кайберләренә русча уйнарга рөхсәт ителергә мөмкин

Киләчәктә кайбер татар театрларның рус телендә уйнавы рәсми нигездә рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышына әзерләгән отчетында әйтелә.

«Татарстанда асылда «татар телле» булган тугыз театр бар, алты театр рус телендә, өч театр ике дәүләт телендә уйный. «Татар телле» театрларның өчесе рус телендә спектакльләр куя (Әлмәт драма театры, Буа драма театры, Чаллы драма театры)», — диелгән отчетта.

«Бер яктан караганда — татар драма театрлары милли театр традицияләрен трансляцияләргә һәм татар телле репертуар белән эшләргә тиеш. Икенче яктан – театр үз районында бердәнбер профессиональ иҗат коллективы булса, аның иҗат эшчәнлеге рус телле аудиторияне дә үз эченә алырга мөмкин. Бу мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә кирәк», дип дәвам ителә документта.

Чишелешләр юллары итеп, театр Уставына үзгәрешләр кертелү яки татар театры репертуарында рус телле куелышларның норма/проценты билгеләнү мөмкинлеге әйтелә.

 


Фикер өстәү