Татарстан башкаласында һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк

9 февральдән 10сына каршы төн быелгы кышта Казанда иң суык төн булачак. Профессор, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метеоролог дүшәмбе көнне, 3 февральдә күзәтелгән аномаль җылы һава торышына игътибар юнәлтте. Бу көнне Татарстан башкаласында һава температурасы +2 градус тәшкил итте һәм күпьеллык нормадан 15 градуска узып китте.

«Нигездә, төнлә сизелерлек салкынайтачак. Әйтик, якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -22 градуска кадәр төшәр дип көтелә», — диде Переведенцев. Аның сүзләренчә, шуннан соң озак та үтмәстән Казанда янә җылытачак.


Фикер өстәү