Татарстан Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов 59нчы яшендә вафат булган

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов 59нчы яшендә вафат булды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Энергиясе ташып торган, принципиаль җитәкче, республика агросәнәгать тармагы лидерларының берсе арабыздан китте. Үз эшенә бирелгәнлеге, һөнәри осталыгы, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул республикада зур абруй казанды. Габделхәй Йосыф улының якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», — диелә кайгынамәдә.

Габделхәй Кәримов 1961 елның 1 августында туган. 1988 елда – Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын, 2000 елда Татарстан бизнеска теләктәшлек күрсәтү институтын тәмамлаган. «Сервис-Агро» ҖЧҖ директоры булган. «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» алтын медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакяр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Кәримов 2019 елның сентябрендә республика парламенты депутаты итеп сайланды. Ул ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы иде. Шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе составына керде.


Фикер өстәү