Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Буа районы советы утырышында чыгыш ясады. Ул муниципаль хакимият органнарына бизнес өчен инфраструктура төзүне тизләтүне һәм авыл халкының хезмәт хакларын арттыруны йөкләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин Буа районының конкуренция өстенлекләре арасында географик урнашу отышлы — ул Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия белән чиктәш булуын әйтте. Районда үсеш алган транспорт инфраструктурасы һәм заманча сәнәгать предприятиеләре бар.
Районда 83 оешма минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түли, балалы 293 гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән. ТР Премьер-министры район җитәкчелеген әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга өндәде. Сессиядә әйтелгәнчә, Буа районында уңай инвестицион климат формалаштыру һәм эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү буенча планлы эш алып барыла. Эш активлык индексы 46 пункт тәшкил иткән, Татарстан буенча 12нче урында дигән сүз.
Буа районы өчен стратегик тармак — авыл хуҗалыгы. Агросәнәгать комплексы рейтингында ел йомгаклары буенча район республикада 4нче урында тора. Әмма тармак буенча акчалата керемнең төп өлешен «Ак Барс» холдинг компаниясенең «Авангард» предприятиесе формалаштыра.
Алексей Песошин шулай ук хәбәр иткәнчә, узган ел ТР Президенты Аппаратына Буа районыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе (30 проценты) торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла.
«Шулай ук район җитәкчелегенә районда халыкның түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94,8 процентка кимегән, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 7,7 миллион сумга арткан. Бу өлкәдә төп бурычлар булып элеккечә хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү кала. Ләкин моңа тиешле финанс дисциплинадан башка ирешеп булмый», — дип йомгаклады Алексей Песошин.