Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк һәм районара әһәмияткә ия булган юлларда зур йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Зур авырлыктагы транспорт хәрәкәтен чикләүне кертү яз көне юл катламы нигезенең артык дымлануы белән бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә йогынты ясый. «Яз көне автомобиль юлларында хәрәкәт итүне чикләү кертелә. Татарстан юллары өчен рөхсәт ителгән күчәр йөкләмәсе 6 тонна тәшкил итә», диелә хәбәрдә.
Аерым очракларда зур йөк машиналары хәрәкәте махсус рөхсәт булганда рөхсәт ителә. Ул «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан бирелә. Аны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин.
Чикләүләр кертелгән һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары исемлеге ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә урнаштырылган.
Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр барлык төбәк автомобиль юлларында көндезге температура 32 градустан югарырак булганда авыр йөк ташый торган транспорт өчен хәрәкәт 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.