Татарстанда һава торышы: җылыта да, суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез  болытлы һава, 3–8 градус салкын булачак. Төнлә исә термометрның терекөмеш баганасы –11 градуска кадәр төшәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне болытлар арасыннан кояш та берникадәр күренеп китәчәк. Урыны белән кар көтелә. Һава температурасы алдагы көндәгедән нык аерылмаячак: көндез –3тән –8 градуска кадәр тирбәләчәк. Төнлә минус 7–12 градус булачак. Юлларда  – бозлавык.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, атна ахырында республикада берникадәр суыта. Көндезге һава температурасы –5 тән –10 градуска кадәр, төнлә –9дан –14 градуска кадәр булачак. Көнчыгыш районнарда 20 градуска кадәр суыту күздә тотыла. Бераз кар көтелә.


Фикер өстәү