Татарстанда һава торышы үзгәрә

Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәр дип көтелә. 24 февральдән 25енә каршы төндә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар машина йөртүчеләрне иртән һәм көндез юлларда кар көртләре, шулай ук бозлавык хасил булачагы хакында кисәтә.


Фикер өстәү