Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбен ачыклыйлар

Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Һәлак булганнарның мәетләре экспертизага җибәрелгән.

Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Александровка бистәсендә 8 февраль көнне көндез янгын булганлыгын хәбәр иткән иде. Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр бала һәм ир-ат гәүдәләрен тапкан.


Фикер өстәү