Татарстанда +3 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстан территориясендә «актив атмосфера фронты»ның йогынтысы нәтиҗәсендә карлы һава торышы сакланачак, шул ук вакытта температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә янә кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Урыны белән буран чыгарга, шулай ук җилнең тизлеге көчәергә мөмкин.

Буран башлану аркасында кичә Татарстанда өч трассада рейс автобуслары һәм йөк автомобильләренең хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

Термометрның терекөмеш баганасы төнге сәгатьләрдә -6 градуска кадәр төште. Көндез температура -1..+3 градус тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү