Татарстанда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган 19 җинаятьче тотылган

Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Татарстанда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган 19 кешелек төркемне (барысы да – Казаннан) ачыклаган.

Җинаятьчел төркем әгъзаларына карата наркотикларны, коралны законсыз әйләнештә йөртү, талау, машина урлау кебек билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган. Суд карары нигезендә 12се кулга алынган. Аларның 2014 елның мартыннан 2019 елның февраленә кадәр хосусый эшмәкәрләргә карата барлыгы 25 җинаять кылуы билгеләнгән. Шушы көннәрдә гаепләнелүчеләрнең җидесенә карата Россия Җинаять кодексының «Бандитлык» статьясында күздә тотылган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү