Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртәләр

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирле халыкка һава торышы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Бүген кичке сәгать алтыдан соң һәм иртәгәге кичке сәгать алтыга кадәр республикада секундына 22 метрга кадәр көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, машиналарның техник торышына игътибар итәргә һәм торак пунктлардан читтә йөрүдән баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан гына юл аркылы чыгарга, баручы транспорт агымы уңаеннан гына хәрәкәт итәргә, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.


Фикер өстәү