Татарстанда илкүләм проект авариядә һәлак булучылар санын 3,5 тапкыр киметәчәк

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын өч тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, министрлыклар һәм ведомстволарның килешенгән гамәлләре нәтиҗәсендә республикада аварияләр һәм аларда һәлак булган кешеләр санын киметүгә ирешелде.

«2019 елда „Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар“ илкүләм проекты максатларына ирешелде. 2024 елга безнең юлларда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны өч ярым тапкырга кимергә тиеш», — дип ачыклык кертте Габдурахманов.

Шулай итеп, 2024 елга 100 мең кешегә үлүчеләр саны буенча 4 кеше генә туры килергә тиеш.

2019 елның июнендә РФ Дәүләт Советының автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча утырышында Россия Президенты Владимир Путин юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә басым ясарга йөкләде.

«Юл-транспорт һәлакәтен кисәтү — төп бурыч. Даими рәвештә агарту эшен алып барырга кирәк, шул исәптән үсеп килүче яшь буын өчен дә, — диде дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү