Татарстанда илкүләм проект буенча 66 чакрымга якын төбәк юлына ремонт ясалачак

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 65,7 чакрым тәшкил иткән төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларына ремонт ясалачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 715 миллион сум акча бүленгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, Әлмәт – Азнакай, Алексеевск – Югары Колок, Рус Акташы – Кузай – Дербедень — Казан — Оренбург, Түбән Мактама – Иске Сөркә, Потапово – Томбарлы – Татар Кандызы, Казан – Оренбург – Чистай һ.б. автомобиль юлларын ремонтлау күздә тотыла. Бу төбәк әһәмиятенә ия 31 юл объекты дигән сүз.

Илкүләм проект программасына тагын Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендәге гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артык тәшкил иткән 30 төбәк юл челтәре объекты кергән. Алар арасында Сокуры – Хәерби – Травкино, Казан – Шәмәрдән, Песәй – Кырынды, Җәлил – Сарман, Чаллы – Сарман һ.б. автомобиль юлларын атап үтәргә мөмкин.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» — илдә узган елдан бирле Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.


Фикер өстәү