Татарстанда ипотека буенча ставка төшкән

Татарстанда ипотека торак кредитлары буенча уртача процент ставкасы 2019 елның декабрендә 8,99 процентка кадәр кимеде. Бу турыда РФ Илкүләм банкының ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел республикада ипотека торак кредитлары буенча максималь ставка апрельдә күзәтелде (10,53 процент) һәм май аеннан инфляциянең акрынаюы һәм акча-кредит сәясәтен йомшарту шартларында кимеде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан ипотека кредитлары саны буенча Россиянең өч төбәгенең берсенә кергән.

РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты нигезендә ипотека буенча еллык ставка 7,9 процентка кадәр кимергә тиеш. Шул ук вакытта беренчел базарда торак сатып алуга бирелә торган кредитлар саны 2024 елда 1,13 млн тәшкил итәргә тиеш.


Фикер өстәү