Татарстанда сукбай этләрне атуны тыйдылар

Атарга ярамый, асрарга урын юк! Татарстанда хуҗасыз этләрне барлыйлар. Әлегә аларның төгәл санын белүче юк. Тик шунысы мәгълүм: быелның гыйнварыннан йорт хайваннарының санын көйләү өчен норматив булдырылган. Сукбай этләрне тоту һәм стерильләштерү буенча да яңалыклар бар.

–  Этләрнең санын билгеле  бер формула буенча исәпләдек. Моны безнең белгечләр башкарды. Әйтик, Татарстанда өч шәһәрдән кала, 1 мең кешегә 2 эт туры килә. Түбән Кама һәм Казан, Чаллыда бу сан 2,8не тәшкил итә, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге җитәкчесе Артур Исмәгыйлев. –  2019 елда сукбай этләргә күрсәткән хезмәтләр өчен бюджеттан 27,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эт санына карап, 2020–2022 елларда бу сумма  ел саен 56,5 миллион сум булачак. Әлеге акчаны этләргә хезмәт күрсәтергә теләүче оешмалар бәйгедә катнашып алачак. Этләрне ату бөтенләй тыела. Аларны бары тик дәвалап булмый торган авыруы булганда яки гомеренә куркыныч янаганда гына «йоклатырга» ярый.

Җитәкченең сүзләреннән соң, күп кенә сораулар туды. Әлеге санны ничек исәпләп чыгарганнар? Республикада күпме сукбай эт бар?  Дәүләт приюты булачакмы? Этләр белән эшләүче оешмаларны кайсы орган контрольдә тотачак?

Тик Артур Исмәгыйлев бу сорауларга төгәл җавап бирә алмады.  Сораша торгач, узган ел 19 меңнән артык сукбай этне тотканнары билгеле булды. Безгә аңлашылганча, законы бар, аны үтәр өчен шартлар юк. Этләр күп, урнаштырырга урын юк. Акчасы бар, эшләргә теләмиләр. Хуҗасыз этләргә ярдәм итә торган  «Кот и Пес» хәйрия фонды җитәкчесе Альберт Галиев та шундый фикердә.

– Хайваннарга карата җаваплылык турындагы законны күптән көттек. Тик әле бит приют юк. Хайваннарны кая куясы? Закондагы кайбер өлешләр белән килешеп бетмибез. Дәвалап булмый торган чирләрнең исемлеге зур бит. Моңа – берәр органы булмау да, катаракта да, яман шеш тә керә. Димәк, күп очракта этне үтерәчәкләр. Этләр тоту белән шөгыльләнә торган күп оешмалар да ышаныч тудырмый. Этләрне тотып алып китеп, хезмәт күрсәтәбез дип, барысын да «йоклатмаслармы»? Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам: андый оешмалар  күбрәк прививкасы булган, табиб күзәтүе үткән этләрне тотып алып китә. Ә чын сукбайлары алардан оста качып котыла, – ди ул. – Күрше республикаларда хуҗасыз хайваннарның исәбен алу өчен, аларга чип тагалар. Бу – кирәкле әйбер.  Этләр белән эшләүче оешма өчен дә кулай булыр иде. Әйтик, сканер аша тикшерә дә, бу эт турындагы бөтен мәгълүматны белә. Урында ук кирәкле вакцинаны ясап җибәрә.  Бездә исә, эткә берәр тапкыр ярдәм күрсәтелсә, колагына ярлык тагалар да, вәссәлам. Ул бит төшеп тә югалырга мөмкин.

 Казанда моңарчы урам этләренә “Ветдом” оешмасы хезмәт күрсәткән. 2018 елда алар 10 мең 400 этнең 9 мең 500ен үтергән. 2019 елның биш аенда 3 мең 300 эт тотып, шуның 2 мең 900ен “йоклатканнар”.

Баксаң, безнең этләрне «чип»лап була икән. Артур Исмәгыйлев әйткәнчә, моны бары тик аларның хуҗалары гына эшли ала. Чөнки, әлеге хезмәт түләүле. Моның өчен 400–600 сум түләргә кирәк булачак. Әле шуның янына ветеринар хезмәтен дә кушасы. Димәк, бу «чип»лау дигән нәрсә урам маэмайларына эләкмәячәк.

Сукбай этләргә кагылышлы яңалыкларга ачыклык кертер өчен, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка мөрәҗәгать иттек.

– Ел саен 30 меңнән артык хуҗасыз эт һәм мәчеләрнең 85–90 процентын үтерәләр иде. Быелдан бу эш бары тик ике очракта гына рөхсәт ителәчәк. Авырулары куркыныч түгел икән, хәтта агрессив этне дә приютта тотарга туры киләчәк, – диде ул. – Тагын бер шарт: сукбай этләр өчен даими тору урыны булырга тиеш. Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турындагы закон өендә теләсә нинди хайван тотучыларга да, цирктагыларга да кагылачак. Приютларга килгәндә, алар шәхси, дәүләтнеке һәм муниципаль булырга мөмкин. Әмма әлегә приют өчен бюджетта акча каралмаган. Шуңа күрә, бу яңалыклар үз көченә кергәнче, ике ел көтәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ренат Ногайбеков та Инстаграмдагы сәхифәсендә Әлмәт  районында сукбай этләр өчен приют ачылачагы турында хәбәр куйды. Ул Колшәрип авылында урнашачак икән.

Киләчәктә, этләр өчен приют һәр районда булыр дип көтелә. Әлегә республикада 13 шәхси приют һәм Чаллыда бер дәүләтнеке эшли икән. Әмма биредә йорт хайваннарын озакка калдырып булмый, вакытлыча гына тотарга мөмкин. Аның каравы, бу атна башында Казанның Совет районында эт һәм мәчеләр өчен кунакханә ачылуын хәбәр иттеләр. Бирегә берьюлы 50 хайван сыя. Кеше каядыр киткәндә, йорт хайванын монда калдыра ала. Хезмәт түләүле. Бер көн өчен 200–1000 сумыңны чыгарып саласы.

Ә авыл Акбае нишләргә тиеш? Аларның кунакханәләрен иске йортлар алыштыра икән. Буа районының Килдураз авыл җирлеге сәркатибе Ландыш Шәфигуллина шулай ди.

– Бездә этләр  җитәрлек. Узып киткәндә өрсәләр дә, әлегә кадәр кешене тешләгәннәре юк. Безнең авылда аларны пиротехника белән куркыталар, – ди ул. – Бер этнең хуҗасы үлә дә, аңа башкасы иярә. Шулай итеп, үрчиләр. Мин үзем дә ату яклы түгел, җан иясе бит инде. Алар өчен берәр приют ачылсын иде.

Ә менә Мамадыш районының Түбән Яке авылы җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов әйтүенчә, элек этләрне аттырсалар да, хәзер тия алмыйлар икән.

– Берничә ел элек Чаллыдан этләр  белән эшләүче оешма чакырттык.  Хәзер бит закон башка. Этне атсаң, утыртырга да мөмкиннәр. Авылда ике хуҗасыз эт бар.  Кешегә тимиләр үзләре. Әгәр зыян итсәләр, әлбәттә, чарасын күрәчәкбез, – ди ул.

 

Дәүләт акчасына йорт хайваннарына күрсәтелә торган ярдәм

  1. Аларны тоту.
  2. Сукбай хайваннарны приютка илтү.
  3. Ветеринар ярдәме күрсәтү.
  4. Приютта яшәтү (карантин).
  5. Каян алып киткән, шул урынга илтеп кую.
  6. Яңа хуҗа эзләү, агрессив булган очракта приютта калдыру.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү