Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтенең ФОТО һәм ВИДЕОлары пәйда булды

Алексеевски районында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда ике кешенең гомере өзелгән.

Фаҗига урыннан фотолар белән социаль челтәрләрне кулланучылар бүлеште.

Фаразлар буенча, «Форд фокус» каршы як полосага чыккан һәм үтеп баручы «Вольво» авыр йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, йөк машинасы юл читенә очкан, ә җиңел машина аның астында калган һәм андагы машина йөртүче белән пассажир һәлак булганнар. Хәзер фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү