“Татарстанның халык артисты” исемен йөрткән кеше…

Җыр турында матур сүзләр күп бездә. Ихлас күңелдән әйтелгәч, көчле яңгырый. Бүгенге җырчылар аларны концертларында кулланалар. Үз бәяләрен күтәрү өчен. Халык ихлас күңелдән ышанып, рәхәтләнеп кул чабып утыра.

Ләкин әлеге сүзләрдәге Җыр белән бүгенге концертларда яңгыраган җыр — икесе ике нәрсә. Әгәр Муса Җәлил: “Җырым белән җиңдем дошманны”, — дигән икән, бу бүгенге җырлар һәм җырчылар турында түгел. Ул дәвер өчен җыр — җан авазы, рухи омтылыш сыманрак нәрсә. Һәрхәлдә, ул кешенең намусы, иманы, уй-хыяллары белән бәйле төшенчә. Аны сатып та, сатып алып та булмый. Җырчы да шундый.

Ә бүгенге дәвер өчен җыр – товар. Ул товарны сатып акча эшлиләр. Шул яссылыктан караганда, хәзерге заман җырчысы тамаша залында ярминкә үткәреп, үз җырларын сатып утыручы вак сәүдәгәр хәлендә. Базарда унитаз сатып утырган абзый сыманрак.

Бүген ул — сәхнәдә, халкына ихлас күңелдән мәдхия укый. Иртәгә — шул халыкны савып мөлкәт җыйган Фәлән-Бай банкетына барып җырлый. Түләсеннәр генә! Бизнес сыгылмалылыкны ярата…

Моның өчен җырчыны гаепләп булмыйдыр инде, бәлки. Бу аның гаебе түгел, ә бәласедер. Совет чорын сүгәбез инде, иҗатчыны идеология коралы иткән, дибез. Бүген идеология юк. Ләкин шәхесләр дә бик күренми. Кайчагында кайбер җырчылар хәтта кеше дә түгел, ә адәм кыяфәтендә ясалган тавыш чыгару аппараты булып тоела. Сәхнәдә үз эшен эшли инде ул, җырлый, сикерә. Ә соңыннан җитдирәк нәрсә турында сөйләшергә теләсәң… бетте — бушлык, андый алгоритмнар куелмаган. Иҗатта шәхес беренчел. Ә бүгенге эстрадада — акча. Хәтта тавыш та, моң да түгел.

Бу рухи кыйммәтләрне товарга әйләндерү, бөтен нәрсәне акчалата бәяләргә омтылу нәтиҗәсе бугай. Әгәр җәмгыять унитаз белән җырны бер дәрәҗәдә бәяли һәм икесен дә товар дип уйлый икән, рәхим итегез… — шул мизгелдән алып җыр үзенең милләтенә унитаз дәрәҗәсендә генә хезмәт итә ала. Ә Җырчы, бөтен җаваплылыктан азат булып, Сатучы сыйфатында кала. Ә сатучы буларак, ул маркетинг кануннарына буйсына һәм билгеле алгоритмнар буенча хәрәкәт итә. Потенциаль клиент нәрсә тели — шундый товар җитештерә, клиент нәрсә ишетүгә мохтаҗ — шуны һәм шул телдә сөйли. Чөнки клиент һәрвакыт хаклы. Һәм әлеге мизгелдә рекламаның яки пиарның нинди ысулын кулайрак дип уйлый — шуны куллана. Һәм аны берничек тә тыялмыйсың.

Һәртөрле тыюлар, чикләүләр кирәкмидер дә инде ул. Әле аның берәүне дә бәхетле иткәне юк. Ләкин бәхетле булыр өчен ирек кенә җитми, ул азатлыктан файдалана белерлек акыл да сорала. Кешенең үзендә җаваплылык тойгысы булырга тиештер.

Соңгы арада җырчыларыбызның чыгымчылап алуын күз уңында тотып әйтәм. Без аларның хәлен аңлап, акчага, дан-дәрәҗәгә мохтаҗлыкларын белеп торабыз инде.

Әлбәттә, талантлы инде алар, танылган инде. Һәркайсы “йолдыз”. Әлбәттә, аларның да проблемалары бардыр. Тик ул мәсьәләләрне бөтен гавам алдына чыгып талашмыйча, бер-береңне кимсетмичә дә хәл итеп буладыр. Үзара җыелышып, яки суд юлында, мәсәлән. Ә болай кыланулары гади кешене санга санамаган, адәмгә чутламаган кебек тоела. Нинди генә “йолдыз” булсаң да, тамашачыңа, халкыңа хөрмәт сакланырга тиештер. Хөрмәт. Ә яраклашу түгел. Югыйсә тәүлегенә әллә ничә тапкыр милләтеңне алыштырырга да туры килергә мөмкин. Ә “Татарстанның халык артисты” исемен йөрткән кеше… Ул телевидениега, халык алдына, чыккан икән, үз исеменнән генә сөйли алмый, үзе теләсә-теләмәсә дә, Татарстан вәкиле, халык вәкиле буларак кабул ителә. Һәм шул халык вәкиле үзен кичтән — бер, иртән икенче милләт дип күрсәтә икән, гафу итегез… Монда инде аның популярлыгыннан файдаланырга теләмәгән кешеләрнең дә күзе маңгаена менәргә мөмкин. Җир йөзендә шушының ише “йолдызлар” гына түгел бит әле, милләтен сатмау, аны бернигә дә алыштырмау хакына газапка, эзәрлекләүләргә дучар булган абруйлы затлар да бар. Бу сүзем бәлки, кайберәүләр өчен ачыш булыр, ләкин онытмагыз: дөньяда эстрада йолдызларыннан да зуррак һәм хөрмәтлерәк шәхесләр бар…

Марат Кәбиров


4 фикер

  1. Бу язмадагы фикерлэр бн килешмичэ момкин тугел. Дэулэтебез дэ бик юмарт шул. Ике жыр жырлаган саен мактаулы исем олэшэлэр узлэренэ. Гомер буе сабыр гына мэктэплэрдэ эшлэп яткан укытучы хезмэтенэ тиешле бэя дэ бирэ белми торган чорда яшибез. Ул халкын ииллэтен саткан жырчынын мактаулы исемнэрен алсалар да ярар иде.

  2. Марат Кабировны, гел уз фикерен ачык итеп житкеруче язучы буларак, БИК хормэт итэм! Сез бу юлы уз фикерегезне генэ тугел, куп Халык фикерен Дэ Язгансыз! Хэм бу дорес тэ!!! Татарстаннын мактаулы исемен ышанып биргэн артист кеше- эдэпле, культуралы, кирэкмэгэн ямьсез «сугышлар» оештырып йорергэ тиеш тугелдер!!! Татар халкын позорить итеп, нинди Гайбэт оештыралар бит!? Позор бит бу!!!

Фикер өстәү