Татарстанның көрәшче егетенә армиядә хезмәт итү килешкән

Узган ел Муса Җәлил бәйгесендә җиңү яулаган Рөстәм Сәлахов бүгенге көндә Казанда Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча 5561нче хәрби частендә армия хезмәтен үтә.

Егет политехник колледжны тәмамлаганнан соң, узган язда армия сафларына алына. Рөстәм кечкенәдән спорт җанлы булып үсте, аеруча көрәшне ярата.

Көрәшче буларак, ул – тирә-юньдә дә мәгълүм егет: билбау көрәше буенча спорт остасына кандидат, көрәш буенча Татарстан Президенты кубогына ачык республика турниры — көмеш, берничә мәртәбә билбау көрәшеннән , көрәш буенча рсепублика беренчелеге призеры, «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирның көмеш призеры, билбау көрәшеннән Татарстан чемпионы. Кыскасы, спорт җанлы егеткә хезмәт итү авыр бирелми, дип яза «Зәй офыклары».

— Армия хезмәте яхшы бара, хезмәт итү – тормыш мәктәбе ул, генералның Рәхмәт хатына ия булдым, — ди Рөстәм.


Фикер өстәү