Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкиле: “Интернеттагы видеоязмалар игътибарсыз калмый”

Чәршәмбегә каршы төндә Казанның Җиңү проспектында булган авариядә 20 һәм 21 яшьлек ике егетнең гомере өзелде. Алар утырган зур тизлектә электр баганасына килеп бәрелә. Рульдәге егет “Pushka Racing” төркеме әгъзасы булган дип фаразлана.

Мондый төркемнәргә берләшкән йөртүчеләр тизлек ярату гына түгел, кагыйдә бозуны да гадәти хәлгә саный. Алар Интернетка видеоязмалар куеп, үзләренә игътибар җәлеп итәргә тырыша, лайклар җыя. Әлбәттә, һәр кеше тормышы өчен үзен җавап бирә. Әмма юлда башка кешеләрдә бар бит әле. Хокук сакчылары бу мәсьәлдә нинди чаралар күрә?
Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Рушан Шакиров белдергәнчә, хокук сакчылары социаль челтәрләрдәге видеоязмаларны күзәтеп бара.
– Видеороликны төшерүчеләр, транспорт белән идарә итүчеләр ачыклана. Аларны идарәгә профилактик чаралар күрер өчен чакырабыз. Әгәр административ кагыйдә бозу очрагы ачыкланса, тикшерү эше кузгату өчен материал әзерләнә. Бигрәк тә каршы як юлга чыгу, тротуардан хәрәкәт итү, иминлек каешын эләктермәү, бала утыргычы булмау кебек кагыйдә бозу очраклары еш ачыклана, – ди Рушан Шакиров. – Бу уңайдан Казанда 11 февральдә булган фаҗигане китереп була. Зур тизлектә хәрәкәт иткән “Фольксфаген Гольф” электр баганасына килеп бәрелә. Йөртүче дә, машинадагы пассажир да иминлек каешын эләктермәгән була. Машина тәрәзәләре тонировкаланган булган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү