Тест: Никахыгыз ныклымы?

  1. Тормыш иптәшегез сезгә карата игътибарлымы?

Әйе (1 балл). Кайчак (5). Юк (10).

  1. Гаилә әгъзаларының кәефен төшергән чакларыгыз еш буламы?

Әйе (7). Кайчак (2). Юк (1).

  1. Тормыш иптәшегезнең мавыгулары ачуыгызны чыгарамы?

Әйе (8). Кайчак (4). Юк (2).

  1. Тормыш иптәшегезнең эшендәге проблемалары белән бүлешүен теләр идегезме?

Әйе (4). Кайчак (2). Юк (8).

  1. Дусларыгызның ире (хатыны) сезнекенә караганда мең өлеш яхшырак кебек тоеламы?

Әйе (6). Кайчак (1). Юк (0).

  1. Яраткан ризыгыгыз начар кәефтән коткара аламы?

Әйе (10). Кайчак (4). Юк (3).

  1. Тормыш иптәшемнең уңышларына чын күңелдән шатланам, дип әйтә аласызмы?

Әйе (1). Кайчак (2). Юк (3).

  1. Ял көннәрендә өйдә алама киемнән, бизәнмәгән, ясанмаган килеш йөрергә яратасызмы?

Әйе (9). Кайчак (7). Юк (2).

  1. Тормыш иптәшегезнең эшен сезнекенә караганда мөһимрәк дип саныйсызмы?

Әйе (2). Кайчак (1). Юк (3).

  1. Балаларны тормыш иптәшегезгә караганда күбрәк яратасызмы?

Әйе (8). Кайчак (3). Юк (2).

  1. Гаиләдәге уңай мохитне хатын-кыз тудыра дигән фикер белән килешәсезме?

Әйе (4). Кайчак (1). Юк (2).

Нәтиҗә:

5360 балл. Никахым уңышсыз булды, дип еш көрсенәсез. Бар гаепне тормыш иптәшегезгә аударганчы, үз адымнарыгызны да анализлап карасагыз яхшы булыр иде. Гаиләгездәге мохитне уңай якка үзгәртә алырсыз дип ышанасы килә. Бер дә булмаса, психологка мөрәҗәгать итегез.

4452 балл. Сез идеаль гаиләләр юклыгын да, йорттагы уңай мохит өчен ир белән хатынның бертигез дәрәҗәдә җаваплы булуын да бик яхшы аңлыйсыз. Бу – бик зур плюс! Сез гаиләдә килеп туган проблемаларны тиз арада чишә аласыз. Шуңа күрә сезнең никахны ныклы дип әйтергә нигез бар.

3643 балл. Сез – үрнәк гаилә! Никахыгызның ныклыгына күзләр тимәсен! Һәр нәрсәне уртага салып сөйләшеп, бөтен авырлыкны бергә җиңә белүегезнең татлы җимеше бу.


Фикер өстәү