Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә «комиссия» бетәргә мөмкин

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә «комиссия» дигән төшенчә юкка чыгарга мөмкин. «Бердәм Россия» Дәүләт Думасына шушы хезмәтләр өчен халыктан комиссия алуны тыю турында закон проектын керткән.

Тәкъдим авторы – фракция җитәкчесе Сергей Неверов әйтүенчә, биредә сүз банклар һәм башка кредит оешмалары алып кала торган комиссияләр турында гына бармый. Мәсәлән, авылларда  яшәүчеләр ТКХ хезмәтләренә еш кына «Россия почтасы» бүлекләре аша түли. Закон проекты законга әверелгән очракта почта бүлекләре дә комиссия алудан туктарга мөмкин, ди ул.


Фикер өстәү