Укытучының дәрәҗәсен кем төшерде?

Баласы укытучыны мыскыл  иткән өчен – 5 мең сум штраф. Киләчәктә әти-әниләрне әнә шундый «күчтәнәч» көтмәгәе. Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең  һөнәр берлеге педагогларны яклау өчен әнә шундый  катгый закон проекты әзерләгән.  Яңалык мәктәпләрдә тәртип урнаштырырга ярдәм итәрме?

Алар зарланырга күнекмәгән

Көн тудымы – күңелсез хәбәр. Укучы укытучыга кул күтәргән, әти-әни педагогка авыр сүз әйткән. Соңгы вакытта Россия мәктәпләрендә укытучыларга карата  көч куллану очраклары ешайды. Күптән түгел Екатеринбургта югары сыйныф укучысы өлкән укытучыга һөҗүм иткән, Псков өлкәсендә укучы укытучысына  суккан.  Югары икътисад мәктәбе уздырган тикшеренүләрдән күренгәнчә, укытучыларның 70 проценты кимендә бер тапкыр тупас мөнәсәбәткә юлыккан. Укучылар аларны котырта, күңелсез очракларны видеога төшереп, социаль челтәрләргә тарата. Укытучыларның 57 проценты үз хезмәте лаеклы бәяләнми дип саный. Аларны тәрбиясез балалардан, әти-әниләрдән  яклау өчен, Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге таләпләрне катгыйландырырга тәкъдим итә. Әйтик, мөгаллимгә карата көч кулланган өчен Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертергә, ягъни өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә, әти-әниләрдән вазифаларын үтәмәгән өчен штраф түләтергә. Әгәр әти-әни үз вазифасын үтәмәсә,  штраф күләме 500дән  3 мең сумга кадәр  җитәргә мөмкин. Моннан тыш, укытучыны җәберләгән өчен гражданнарга – 5 мең, җитәкчеләргә – 40 мең, юридик затларга 150 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итәләр. Проект Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетына карауга тапшырылган.

– Без мәктәпләрдә көч куллану буенча ике зур конференция уздырдык, анда укытучының хокукы бозылган бик күп очракларны ачыкладык. Шуннан соң аларны мыскыл иткән өчен җаваплылык юк, дигән фикергә килдек. Җәмгыятьтә бүген шундый фикер яши:  әгәр  укытучы корбанга әйләнгән икән, ул  үзе гаепле. Шуңа күрә укытучы зарланырга күнекмәгән. Безгә алардан укучылар, әти-әниләр тарафыннан кыерсытылу турында шикаятьләр килми. Алар үз намусын пычратырга теләми.  Шул ук вакытта балаларга карата укытучыларның начар мөгамәләсе хакында зарлар бик күп килә, – ди Гомумроссия һөнәр берлеге белгече Сергей Шадрин.  –  Штрафлар белән генә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртеп булмый. Ләкин без закон проекты аша җәмгыятьнең фикерен үзгәртергә телибез. Укытучы хокукый дәрәҗәсен күтәрүгә мохтаҗ. Әлегә ул  хезмәт күрсәтүче, һөҗүм итү объекты буларак бәяләнә. Теләсә кем аны видеога төшереп, социаль челтәрдә  фикер алыша ала.

Укытучы һәрвакыт хаклы – элек шулай иде

–  Бүген Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетында «Укытучы статусы турында» дигән закон проекты әзерләнә. Ул укытучының дәрәҗәсен хокукый яктан билгеләргә ярдәм итәчәк. Казахстанда аны декабрь аенда кабул иттеләр. Анда укытучыны мыскыл иткән өчен 14 мең сум штраф каралган, – ди Казан инновация университеты ректоры, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова. – Чыннан да,  бүген мәктәпләрдә укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде: кул күтәрү, тупас сүз әйтү очраклары артты. Шөкер, Татарстанда әлегә андый хәлләр күзәтелми. Тәрбия мәсьәләсе иң элек гаиләдән килә. Әгәр әти-әни бала каршында укытучыны сүгә, яманлый икән, әлбәттә, балада педагогка карата хөрмәт уянмаячак. Элек бит укытучының абруе бик зур иде. Без балаларны:  «Укытучы һәрвакыт хаклы, аларны хөрмәт итегез», – дип өйрәттек. Бүген мәктәпләрдә укытучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Моңа уртак тырышлык белән генә ирешеп була. Штраф белән генә тәрбияләп буламы? Монысы – бәхәсле мәсьәлә. Әгәр ниндидер чаралар күрелмәсә, закон эшләмәячәк. Иң мөһиме – штрафларның күләме зур булып, билгеле кысадан чыкмаска тиеш дип саныйм.

Татарстан Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров иң элек әти-әниләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк дип саный.

– Штраф белән генә мөнәсәбәтне үзгәртеп булмаячак дип уйлыйм. Бүген әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештырырга, аларны укытырга һәм тәрбияләргә кирәк. Без әти-әни, укучы, укытучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча өч яклы документ әзерләгән идек. Аны Россия мәгърифәт министры Ольга Васильевага да тәкъдим иткән идек, тик ул  нигәдер соңарды. Хәзер кабат бу мәсьәләне күтәрергә җыенабыз. Миңа калса, монысы күпкә отышлырак булачак. Әйтик, укытучының дәресенә әти-әниләр кысыла алмый, ул химияне ничек укытасын яхшырак белә. Анда һәр төркем өчен кагыйдәләр, таләпләр булдырылган, – ди Юрий Прохоров.

Укучыларга көлке ясарга булсын…

Укытучыга да бүген бер кыек адым да ясарга ярамый. Ясыйсың икән, бетте. Син шунда ук социаль челтәрләрдә көн героена әйләнәсең, бу инде – эштән куылырга сәбәп дигән сүз.

Исерек хезмәт укытучысы турында Азнакай районы укучылары төшергән видеоязма социаль челтәрләрдә шау-шу уятты. Күпләр әлеге вакыйгага карата «Сәрхуш килеш мәктәпкә киләләрмени, мондый укытучыларны мәктәптән куарга кирәк» дигән фикерләр калдырган.

Видеоязмадан күренгәнчә, укытучы хезмәт дәресе кабинетындагы өстәлдә утыра. Ул, кулындагы кәгазь төргәген селкеп, балаларга нәрсәдер аңлаткан була. Берничә секундтан, лапылдап, идәнгә үк егылып төшә. Шулай итеп, укучылары янында хурлыкка калган. Балаларга кызык, аларга көләргә булсын.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, Азнакай районының мәгариф идарәсе башлыгы Зөлфия Гыйләҗева белән элемтәгә кердек.

– Мин бу вазифага күптән түгел генә билгеләндем. Ул вакыйга Азнакайның 7 нче мәктәбендә килеп чыккан. Әлеге технолог дәресләрен калдырмаган, вакытында укыткан. Хезмәттәшләре бары уңай яктан гына бәяли. Аны оста куллы, диләр. Мәктәп теплицасын төзегән. Укучылары белән төрле күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешкән. Бу – беренче очрак. Аның ни өчен шундый кыяфәттә килүенә бәя бирә алмыйбыз. Хезмәт кодексы нигезендә педагог эш урыныннан җибәрелде, – диде Зөлфия Гыйләҗева.

Юл кагыйдәсе бозу гына түгел

Алтын урталыкны каян табарга? Укытучылар баланың  ниндидер ярамаган гамәле: дәрес калдырганы, тырышып укымавы, тәртип бозганы өчен әти-әнине гаепли. Әти-әниләр исә бар гаепне  мәктәптән күрә.

– Штраф түләтүгә каршымын. Аның белән генә укытучыга хөрмәтне арттырып булмый. Укытучыга бала кул күтәрә, тупас сүз әйтә икән, ул бит бу адымга тиктомалдан гына бармый. Мондый очракларда бер генә якны гаепләргә ярамый. Телевизордан күрсәткән гаугаларны тыныч кына карый алмыйм. Гомумән, мондый күңелсез хәлләрнең килеп чыгуына шаккатам. Без гимназиядә балаларга каты бәрелмәскә, әти-әниләрне дә хупларга тырышабыз. Әгәр аңлашылмаучанлыклар килеп чыга икән, әти-әниләр, укытучылар, башка белгечләрне чакырып, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез. Бу бит – юл кагыйдәсен бозган өчен генә штраф түгел. Укучы белән укытучы арасында мондый хәл бер көн эчендә генә килеп чыкмаган, димәк. Шуңа күрә сәбәбен вакытында ачыкларга кирәк, – ди Казандагы 15 нче гимназиянең директор урынбасары Динә Садыйкова.

«ВКонтакте» челтәрендәге татар әти-әниләр төркеме активисты Чулпан Хәмидова әйтүенчә, бүген укытучылар «Укучылар, әти-әниләр үзгәрде» дигән сүзләрне еш кабатлый.

– Укытучы бүген яклауга мохтаҗ. Бу әти-әниләр белән мөнәсәбәттә дә, тел мәсьәләсендә  һәм башкаларда да чагыла. Монда профсоюзларның кимчелеге дә бар дип уйлыйм,  алар активрак булсын иде. Укытучыга болай да таләпләр зур, аның эше күп, хисап тутырасы бар. Дөрес, бәлки аның бала белән эшләргә вакыты да калмыйдыр. Әти-әниләргә дә  җиңел түгел, балаларын сынауларга әзерләү өчен репетитор ялларга туры килә, – ди ул. Тәртипсез, шук укучылар элек тә булган. 20 ел элек дәрестә укытучыга кирәкмәгән әйберләр ыргытып утыручы малайлар бар иде. Ләкин ул вакытта кесә телефоны, интернет булмагач, күп әйбер читкә чыга алмады. Хәзер укучылар, теләсә кайсы вакыйганы төшереп, социаль челтәрләргә куярга гына тора. Бәлкем, штраф түләтергә кирәктер дә. Әти-әниләр кайчак сүз белән әйткәнне аңламый. Үз кесәсеннән бер-ике тапкыр зур күләмдә акча түләгәч, тәрбия чаралары турында уйлый башларлар иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү