ВИЧ эләктергән егет: «Мин наркоман да, фахишәләр янында чуалган кеше дә түгел, тик барыбер чир йоктырдым бит»

«ВИЧ-инфекция» дигән замана афәте җәмгыятьтә тоткан урыныңа да, гаилә хәлеңә, дәрәҗәңә, белемеңә дә карамый теләсә кемгә, теләсә кайсы яшьтә иярә ала. Россиядә ВИЧ инфекциясен йөртүчеләр саны 1,06 миллион кешегә җиткән. Бу – рәсми саннар гына әле.

Кызыксыну артты

Блогер, журналист Юрий Дудь төшергән «ВИЧ в России» дип аталган фильм берничә көндә дистә миллион караучылар җыйды. Алай гына да түгел: ВИЧ ачыклый торган махсус тест сатып алучылар, тикшерү узарга теләүчеләр, чир турында интернетта мәгълүмат эзләүчеләр бермә-бер арткан.
Күп кенә зур шәһәрләрдә, мәсәлән, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Красноярскида СПИД-үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр санының ике мәртәбә артуы күзәтелгән. Уфада исә экспресс-тест узарга килүчеләр өчләтә арткан.
Юрий Дудь ничектер читтәрәк кала башлаган җитди проблемага кабат күзләрне ачарга ярдәм итте. Хәтта хакимияткә якын кешеләр дә аның ни дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерде. Фильм чыкканнан соң, Татарстан түрәләреннән иң беренчеләрдән булып әлеге афәткә яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов игътибар итте. Министр үз үрнәгендә ВИЧ-инфекцияне ачыклый торган тестны ничек узарга, балаларга бу хакта сөйләргә һәм аңлату эшләреннән оялмаска кирәклеген аңлатты.

Оят чир түгел

Россиядә үзенең ВИЧ статусы турында җәмәгатьчелеккә ачыктан-ачык әйткән беренче хатын-кыз Светлана Изамбаева диагнозы турында 22 яшендә белә. Чир йоктыруның сәбәбе – саклану чараларын кулланмаган җенси мөнәсәбәт.
– Мин кияүгә чыгарга дип йөргән яраткан кешемнән ВИЧ йоктырдым. Кешегә ышанасың һәм аны яратасың икән, күп нәрсә турында уйламыйсың бит ул. Менә без дә саклану чаралары хакында уйламадык, – дип сөйләде ул. – Йөргән кешем дә ВИЧ-инфекцияле икәнен белмәгән. Гадәти медицина тикшерүенә килгән җирдән ВИЧ-тест узарга тәкъдим иттеләр. «Миңа бу нәрсәгә, мин сәламәт», – дигән булдым әле. ВИЧның бөтен үзенчәлеге дә шунда бит: бернәрсәң дә авыртмый, симптомнары күзгә күренми.

Светлана ВИЧ-инфекцияле килеш тә гаилә коруга ирешкән. Ике баласы бар, алар сау-сәламәт. «Ирем дә – ВИЧ-инфекцияле кеше. Мине ул «Мисс позитив» дигән бәйгедә очратты. Нәкъ шул бәйгедә мин ачыктан-ачык үземнең диагнозым турында бөтен җәмәгатьчелеккә әйттем дә инде», – ди ул. Бу адымыннан соң аңа мөнәсәбәтен үзгәрткән кешеләр дә була. Кайбер дус кызлары аралашуны туктата, аны фахишә һәм наркоман дип гаеплиләр. «Мин ВИЧ белән авырмыйм, ВИЧ белән яшим. Бу оят чир түгел. Дарулар кулланганда, син бүтәннәр өчен куркыныч тудырмыйсың», – дип искәртә Светлана.
Әңгәмәдәшебез үз хәйрия фондын булдырып, инде дистә елдан артык шушы афәт белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә ярдәм итә.
– Безнең әти эчә, әнине кыйный иде. Соңрак әни дә эчкечелеккә сабышты. 15 ел элек – әтине, 10 ел элек әнине күмдек. Шуларны исәпкә алып, үземнең хәлне дә аңлап, бернигә дә карамастан, мин башкаларны да тормышны яратырга, яшәргә өйрәтәм, – ди ул.

Фонд башта ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшү төркеме буларак кына оеша. Хәзер инде юридик, социаль, психологик ярдәм күрсәтәләр, ВИЧ турында мәгълүмат тараталар, тренинглар үткәрәләр.
«Үз мисалыбызда күрсәткәч, чиргә карата фикер үзгәрә», – ди Светлана.

«Үләм дип түгел, өйләнә алмам дип борчылдым»

«Өйләнү түгел икән сөйләнү. Элеккеге хатынымнан ВИЧ йоктырдым», − дип сөйләп китте безгә үз тарихын Әлмәттән, исемен күрсәтмәүне сораган бер ир-ат. Бу вакытта аңа 30 яшь булган. Үзе әйтүенчә, хатыны аңа бик озак СПИД дигән авыруның ялган булуын, Россиядә аның таралу очраклары күзәтелмәвен аңлатып, ышандырырга тырышкан. Тикшерүләр дә киресен исбатлап торганга күрә, ул үзен сау-сәламәт дип уйлаган.

– Хатыным чирне теш табибына йөргәндә энәдән йоктырдым дип акланып маташты. Соңрак кына белдем: аның миңа кадәр йөргән егете наркоман булган. Хатыным исә шуның белән җенси мөнәсәбәткә кергән. Теш табибы дип аклануларын чынга алып, мин, хатыным белән якынлык кылганда, саклык чараларын куллану турында уйламадым да бит, – дип сөйләде ул безгә.

Аерылышканнан соң, әңгәмәдәшебез Россия ислам университетына укырга керә, сессия вакытында яңадан тикшеренеп карарга уйлый.

– Бу юлы мине, чир булмауны раслый торган белешмә бирер урынга, психологка җибәрделәр. Шул вакытта ук эшнең нидә икәнен аңлап алдым инде. Психолог башта диагнозым турында әйтә алмый азапланды. Мин исә: «Элек ВИЧ-инфекцияле кешегә өйләнгән идем, дөреслекне яшермәгез», – дип, турысын әйттем. Күңелем төште, билгеле. Психолог та юатырга тырышты: имеш, терапия алсагыз, яшәргә була. Әмма мине ул чакта үлем куркытмады. ВИЧлы килеш кемгә өйләнермен – менә нәрсә күңелемә тиде, – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта аның диагнозы турында ике якын кешесе генә белә икән. Башкаларга ачылуның мәгънәсен күрми – аңламаслар дип борчыла.

– Гаилә кора, хатын таба алмыйм. Күп кенә танышу сайтларында да эзләп карадым, файдасы юк. Кайвакыт күңелне бушатасы килә, дәва алганнан соң да хәлләр авыррак була, әмма бөтен кеше белән дә сөйләшә торган сүз түгел шул, – ди ул.
Бу афәт миңа беркайчан да кагылмаячак, дип уйларга ярамый. Әңгәмәдәшебез дә шуны искәртә. Үзе әйтүенчә, күпләр ВИЧ-инфекцияне наркоман һәм фахишәләр чире дип уйлый. «Мин дә наркоман, фахишәләр янында чуалган кеше түгел лә, тик барыбер чир йоктырдым бит. Халыкның ВИЧ турында белемнәре бик сай. Дәүләт күләмендә ВИЧ тикшерүе узуны мәҗбүри итеп куярга кирәк дип уйлыйм. Минемчә, халык кына түгел, түрәләр үзләре дә аның турында тиешенчә мәгълүматлы түгел әле», – дип саный ул.

Россиядәге СПИД үзәкләрендә дә барысы да ал да гөл түгел. Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, дәва алу өчен шактый урау юллар узарга туры килә. Моны үз мисалында да аңлатты, әмма зарлану буларак кабул итәрләр дип, боларын язмауны үтенде.
Билгеләнә торган дарулар да сыйфатлы түгел. Еш кына кыйммәтле һәм тәэсире булган даруларны алу өчен, акчаны үз кесәңнән тотарга туры килә. «Терапия ул – гомерлек. Аннан агулану очраклары да еш була», – ди ул.

 

2019 елда Татарстанда 24 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле авыру теркәлгән. СПИДтан 6 меңнән артык кеше үлгән. Республикада ВИЧ-инфекция таралышы 100 мең кешегә 361,2 нисбәтендә. Россия буенча уртача күрсәткечтән бу ике мәртәбә түбән. Татарстанда 100дән артык бала һәм яшүсмер ВИЧ диагнозы белән яши.
ВИЧ-инфекция таралу очраклары Татарстанның барлык районнарында да бар. Бөгелмә (100 мең кешегә – 872), Әлмәт (561), Лениногорскида (514) авыручылар саны республикадагы уртачак күрсәткечләрдән артык киткән. Чирне күбрәк хатын-кызлар йоктырган. 70 процент очракта бу – югары белемле булган, гүзәл затлар икән. ВИЧ-инфекцияле 100дән артык хатын-кыз бәби таба алган, ике балага тумыштан әниләреннән чир күчкән.
Дөньяда ВИЧ белән 40 миллионнан артык кеше яши. Көн саен ВИЧ-инфекцияне 7 меңгә якын кеше эләктерә, шуларның 1 меңе – балалар. Үлүчеләр саны – 4,5 мең кеше. Роспотребнадзор оешмасы мәгълүматларына карасаң, Россиянең 13 төбәгендә җирле халыкның 1 проценттан артыгында ВИЧ табылган. Свердловск, Кемерово, Иркутск өлкәләрендә авыручылар саны 100 мең кешегә ике мең туры килә.

ФИКЕР

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова:

– Мондый диагноз турында белгән һәркем эмоциональ тетрәнү кичерә. Төрлесе төрлечә кабул итә: шок хәлендә кала, үзен битәрли, депрессиягә бирелә, суицид турында уйлана башлый яисә хәлне инкарь итә. Бу вакытта төп дошманның вирус үзе түгел, ә стресс икәнен онытмаска кирәк. Шуңа күрә дә кешегә үз-үзен битәрләргә ярамый. ВИЧ-инфекцияле кешенең төп бурычы – килеп чыккан хәлне факт буларак кабул итү. Бу чирне йоктырган кеше даруларга һәм кеше фикеренә генә таянып яши, дияргә ярамый. Киресенчә, күп нәрсә кешенең тормышны ничек кабул итүеннән тора. Яшәргә тырышырга, аякта нык басып торырга кирәк. Депрессия шаукымына бирелгән икән, мондый кешегә үзенә генә әлеге бәладән котылу авыр булачак. Психолог һәм психотерапевтларга мөрәҗәгать итүдән оялмасыннар иде.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

ВИЧ-инфекция ул – СПИД түгел, аннан кеше үлми. СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. Аннан инде кешеләр үлә.

ВИЧ-инфекция – көнкүрештә йогышлы авыру түгел. Ул җәмәгать урыннарында, кочаклашканда, үбешкәндә, кул бирешкәндә кешегә иярми. ВИЧ-инфекция күз яше, тир аша да кешегә күчми. Ул берничә юл: наркоманнар арасында уртак энәләр белән эш иткәндә, татуировка ясатканда, кан салганда, җенси юл һәм авыру ананың күкрәк сөтеннән балага йогарга мөмкин. ВИЧ-инфекциядән саклануның төп ысуллары: очраклы җенси мөнәсәбәтләргә кермәү, кергән очракта да саклану чараларын куллану, наркотиклар белән мавыкмау.

ВИЧ-инфекцияле кешедән куркырга кирәкми: ул йөткерсә, төчкерсә, шикләнмәгез – чир алай гына күчмәячәк. Андый кеше белән бер душта юынырга, мунчага йөрергә, бассейнга керергә дә мөмкин. Киемнәрне дә алмашып кияргә була.

Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү