Владимир Путин: «Казан нык үзгәрде»

Бер атуда ничек ике мишеньгә тидерергә? Казан мэры Илсур Метшин Мәскәү өлкәсенең Красногорск каласында Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган утырышта әнә шундый сорау куйды. Җыелышта җирле үзидарәләрне үстерү турында сөйләштеләр. Ил башлыгы исә Казанның нык үзгәрүен әйтте.

Илсур Метшин үз чыгышында Россия Президентынан, хакимият халык сорауларына тиз арада җавап бирә алсын өчен, җирле бюджетларны булдыру эшенә игътибар итүне сорады. “2005 елда җирле үзидарәләр турында 131 нче закон имзаланды. Анда вәкаләтләр дә, шуңа карап финанслау мөмкинлеге дә билгеләнгән иде. 15 ел эчендә вәкаләтләр 27дән 43кә җитте, ә финанслар шул килеш калды. Шәһәр мэры көн саен проблемаларны хәл итәргә чыга. Аның 20 бурычы һәм 10 патроны бар. Бер атуда ике мишеньгә тидерә торган сәләт һәркемдә дә юк. Баланска кире кайтуны сорыйбыз”, – диде Метшин. Халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен акча кирәк. Аның күләме исә төбәк җитәкчесе белән кала башлыгы арасындагы мөнәсәбәткә бәйле булырга мөмкин икән. “Миңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дә, гамәлдәге Президент Рөстәм Миңнеханов белән дә эшләү насыйп булды. Алар бу проблемаларны реаль вакыт режимында беләләр, ярдәм итәләр һәм чишелешләрен табалар. Барлык мэрларга да андый бәхет елмаймый”, – диде Метшин.

Казан башлыгы Владимир Путинга да рәхмәтен җиткерде. Анысы илдә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды булдырганы өчен. “Бүген Казанда гына да капиталь ремонт таләп ителгән торакның 70 проценты ремонтланган инде. Тормыш сыйфаты да, халыкның кәефе дә үзгәрде, дигән сүз бу. Без илкүләм проектлар һәм еллык Юлламаның тезислары үз чишелешен табар һәм муниципалитетлар үзгәртеп коруларның нигезе булыр дип ышанабыз”, – диде ул.

Россия Президенты исә Татарстан башкаласының ничек үзгәргәненә игътибар итте. “Казан соңгы елларда капиталь рәвештә үзгәрде, бу дөрес. Уртак  тырышлык – республика, Казан халкы, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә, әлбәттә инде, федераль ярдәм аркасында да”, – диде Владимир Путин.

Утырышта Россия Президентын Татарстанда эшли торган “Инцидент менеджмент” системасы белән дә таныштырдылар. Аның турында дәүләт башлыгына “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде. Билгеле булганча, Татарстанда 2012 елдан бирле “Халык контроле” эшли, хәзер исә “Инцидент менеджмент” системасы гамәлгә керде. Аның ничек эшләве турында сөйләгәндә, Сәлимгәрәев мәктәп укучылары арасында снюс таралуга бәйле хәлне мисал итеп китерде. Узган ел азагында Татарстан Президентының кабул итү бүлмәсенә снюс таралу турында шикаять килгән. Нәтиҗәдә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаганнарга тәмәке булмаган никотинлы продукцияне сатуны һәм никотин алуның электрон системаларын тыю турында закон проектын кабул итте. 2019 елның 25 декабрендә законга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

“Инцидент менеджмент” проекты халыкның социаль челтәрләрдәге шикаятьләрен күзәтеп торырга һәм аларга тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә. Система белән эшләүгә барлык министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре җәлеп ителгән.


Фикер өстәү