Владимир Путин: «Конституциягә дәүләтнең халыклар телләрен саклауны күздә тоткан нигезләмә кертеләчәк»

«Россиядә яшәүче һәрбер халыкның уңай сыйфатлары бергә кушылып, илебезне ныгытучы көчкә әйләнә». Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эш төркеме белән очрашуында ил Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. Ул бу сүзләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгатьчелекнең туган телләрне саклау һәм үстерү җәһәтеннән билгеле бер борчылуын җикергәч әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, аерым алганда, республика педагоглары гыйнвар аенда парламент башлыгы белән очрашуда туган телләрне укыту мәсьәләсен күтәргән.

– Укытучылар төзәтмәләрне аңлый-хуплый, әмма алар, милли республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсендә кысулар, тыюлар булмасмы,  һәм бу Конституциядә ничегрәк урын алыр икән, дип дулкынлана. Укытучыларны ата-аналарыбыз телен өйрәнүнең, аны киләчәк буыннарга саклап калуның мөмкин булу-булмавы борчый, – диде ул. Республика парламенты башлыгы бу мәсьәләдә төптән уйланылган дәүләт сәясәте кирәклеген әйтте.

Владимир Путин аның сүзләрен хуплады. Президент фикеренчә, телләрнең күптөрлелеге күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия өчен  – гадәттән тыш мөһим мәсьәлә.

– Безнең көчебез дә – әнә шулай төрле булуыбызда. Россиядә яшәүче һәрбер халыкның уңай сыйфатлары бергә кушылып, илебезне ныгытучы көчкә әйләнә. Михаил Пиотровский, нәкъ менә шуннан чыгып, моңарчы Конституциядә булмаганны тәкъдим итте дә инде. Безнең ил өчен гадәттән тыш мөһим бу. «Дәүләт этномәдәни күптөрлелекне һәм телләрнең күптөрлелеген саклауны гарантияли» дигән тәкъдимне Конституциягә төзәтмә рәвешендә кертмәкче ул. Шушы төзәтмәне кабул итү борчылуларын нәкъ менә сезгә белдерүчеләрне тынычландырырга тиеш тә инде. Конституциягә, беренче тапкыр буларак, дәүләтнең Россиядә яшәүче халыклар телләрен саклауны күздә тоткан нигезләмә кертеләчәк, –  диде ил җитәкчесе.

Эш төркеме Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча ил күләмендә   тавыш бирү көне итеп 22 апрельне тәкъдим итте. Төп закондагы үзгәрешләр, тавыш бирү йомгаклары буенча, парламент кабул иткәннән соң гына үз көченә керәчәк.


Фикер өстәү