Коронавирусның сезонлы грипптан нинди аермасы бар?

Коронавирустан (Covid-19) үлүчеләр саны гадәти сезонлы грипп вакытындагы күрсәткечтән артмый һәм аннан түбәнрәк тә булырга мөмкин. Әлеге вирусның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыкларга карар кылган ВВСның рус хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән.

Анализ вакытында авторлар һәлак булучылар санын әлеге вирусны йоктыручыларның гомуми исәбе белән чагыштырган. Статистика буенча, дуңгыз гриппы рәвешендәге глобаль эпидемияләр 25 елга бер тапкыр теркәлә һәм аларны йоктырган һәр 100 мең кешенең 10-20се (0,01-0,02 процент) якты дөнья белән хушлаша.

Бүгенге көндә коронавирустан үлүчеләр саны күбрәк кебек – әлеге вирусны йоктырган беренче 100 мең кешегә 2 меңгә якын (2 процент) үлем очрагы туры килә.

Эпидемиология һәм микробиология институты профессоры Виктор Зуев билгеләп үткәнчә, «сезонлы грипп инфекциясе вакытында үлүчеләр саны шул ук күләмдә яки бераз күбрәк була».

Шул ук вакытта, экспертларның күпчелеге инануынча, коронавирусны йоктырган дистәләгән мең кешедә әле авыр симптомнар күзәтелмәгән һәм алар табибларга мөрәҗәгать итмәгән.

Авыруның ни дәрәҗәдә йогышлы булуына килгәндә, Covid-19 дөрестән дә сезонлы гриппка караганда куркынычрак. Әйтик, «гадәти» вирус белән авыручы 10 кеше уртача алганда 13 кешене йоктырса, коронавирус очрагында ул 22гә җитә.


Фикер өстәү