Яңа коронавирустан икътисади югалтуларны 100 млрд доллардан артык бәялиләр

Яңа коронавирустан икътисади югалтулар инде йөз миллиард доллардан артык бәяләнә. Эпидемия нәтиҗәләренә каршы көрәш алымнары турында Петербург халыкара икътисади форумында фикер алышачаклар дип хәбәр итә Росконгресс фонды. 

«Халыкара җәмәгатьчелек вәкилләре катнашындагы дискуссияләр барышында эпидемияләр нәтиҗәләрен бетерү һәм икътисади хәлне тотрыкландыру өчен бөтен илләр дә куллана алачак бердәм алым эшләү мөмкин», — дип китерә Россия Президенты киңәшчесе, Петербург халыкара икътисади форумы оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков сүзләрен оешма.

«Ул универсаль һәм күпьяклы булырга, илләр ышана алырлык, төгәл мандатка һәм вәкаләтләргә ия булырга тиеш. Биологик характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм контрольдә тоту чараларын камилләштерү зарур», — дип билгеләп үттеләр.

Фикер өстәү