Яман шеш белән авыручылар арта, үлүчеләр саны кими

Яман шеш белән авыручылар арта, үлүчеләр саны кими. Моннан егерме ел элек бездә яман шеш 2,5 тапкыр кимрәк табыла иде. Хәзерге вазгыятьне күзалласак, икътисади яктан алга киткән Швеция, Германия, Франциядә чир бездәгедән ике мәртәбә артыграк ачыклана. Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов  шундый мәгълүматлар җиткерде.

Яман шеш чиренә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан бер төркем  белгеч республикадагы онкология хезмәте турында сөйләде.

– Кичә генә бер авыру килгән иде. Анда – яман шеш, метастаза эчке әгъзаларына таралган, бавырына үткән. Сөйләшә башлагач, бер ел буе авыруын әйтте. Вакытында медицина оешмасына бармаган, диспансеризация үтмәгән. Чире азгач килде. Аңа ничек ярдәм итәргә? Онкология фәне алга китә, ләкин чир дә мәкерле, – ди белгеч. – Сызланганны көтеп торсаң, соңарасың. Беркемне дә кулдан җитәкләп йөртмәячәкләр, үзеңә табибларга барырга, тикшеренү үтәргә кирәк. Нәселдә ул чир белән авыручылар булса, балаларына, даими тикшеренеп торыгыз, дибез.

Республикада 2019 елда тире яман шеше (меланома) белән авыру очраклары күп булган. Икенче баскычта – юан эчәк, аннары – күкрәк бизе, үпкә, хатын-кызларда җенес әгъзалары, ашказаны, ирләрдә җенес бизе яман шешләре өстенлек итә. Чирнең төрен яңа технологияләр, генетик лабораторияләр ярдәмендә ачыклыйлар.  “Элек үпкә яман шеше дәвага бирешми иде. Хәзер алай түгел. Кеше дәвалана, яши. Яңа дарулар барлыкка килә, аларны алырга акча күбрәк бүленә башлады. 5 ел элек андый дәвалар хакында хыяллана да алмый идек”, – ди Рөстәм Хәсәнов.

Яман шеш вакытында хирургия, нурланыш, химия дәвалау ысуллары кулланыла. Әлегә ул җәһәттән республика халкы Казан диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать  итә. Быел Әлмәттә, Чаллыда төзелгән үзәкләрдә дә яман шешне дәвалауда шундый ук алымнар кулланыла башлаячак. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов әйтүенчә, “Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча диспансерны һәм аның районнардагы филиалларын җиһазлауга 491 миллион сум акча тотылган. Узган ел әлеге программа буенча томографлар, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар алынган. 2024 елга кадәр республиканың онкология хезмәтенә 2 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган. Ел дәвамында 350 меңгә якын пациентны кабул итәләр.

Соңгы елларда яман шеш белән авыручыларга паллиатив  хезмәт күрсәтү бригадалары барлыкка килде. 2011 елда Россиядә бу уңайдан яңа закон кабул ителде. Әлеге закон тулы көченә 2017 елда эшли башлады. Ике ел эчендә Татарстан казнасыннан ул эшләр өчен 150 миллион сумнан артык акча бүленгән. Казанда өч медицина бригадасы чакырулар буенча өйләргә йөри. 2015 елда Әлмәт зонасында да шундый ике бригада оешты. 2018 елда Чаллы белгечләре дә әлеге эшкә алына. 2024 елга кадәр республиканың барлык районнарында паллиатив медицина хезмәте күрсәтү бүлекләре эшләячәк. Авыр хәлдәгеләрне Казандагы хосписта да кабул итәләр. Киләчәктә Республика клиник хастаханәсе янында алтмыш кешегә исәпләнгән яңа хоспис бинасы төзелергә тиеш.

Яман шеш турында сүз алып барганда, ул чир бигрәк күбәйде, аның белән авыручылар саны артканнан-арта, дип әйтергә яратабыз. Рөстәм Хәсәнов фикеренчә, чир яшен тизлегендә тарала дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, авырып, исәптә торучылар саны, чыннан да, арта. Сырхаулар, дәвалангач та, онкологлардан исәптән төшми, килеп тикшеренеп йөри. Бер ел эчендә үлем-җитем очраклары кимегән, биш ел һәм аннан да озаграк яшәүчеләр саны күбәя. Белгечләр ни өчен шундый күрсәткеч алып барылуын да аңлатты. “Яман шештән дәвалангач, бер ел эчендә чирнең яңадан килеп чыгу очрагы 70 процентка югары. Өч елдан кими башлый, биш елдан тагын да азрак күзәтелә”, – дип, бу мәсьәләгә республика клиник онкология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов ачыклык кертте.

Татарстан районнарында берничә ел эчендә 9 амбулатор онкология ярдәме үзәкләре ачылачак. Узган ел декабрь аенда шундый үзәк Казандагы 21 нче сырхауханә базасында оешкан. Быел Яшел Үзән, Чаллы, Буа, Чистай, Әлмәттә эшли башлаячак. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Әлфир Хисаметдинов сөйләвенчә, үзәкләр беренче чиратта яман шеш диагнозын ачыклау өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Бу базада яман шеш белән авыручыларга химия дәвасы үткәреләчәк. Ул районнарда яшәүчеләргә әлеге хезмәтләр өчен Казандагы һәм башка шәһәрләрдәге диспансерларга барасы булмый.

Фәния Арсланова

Сан

2019 елда Татарстанда яман шеш чире 16 507 кешедә беренче тапкыр табылган. Бу – 2018 ел белән чагыштырганда 1,2 процентка күбрәк. Узган ел азагында онкологларда 114 600 кеше исәптә торган. Бу алдагы елга караганда 3,9 процентка артыграк. Яман шеш чире 60 процент очракта беренче, икенче стадиядә табыла.


Фикер өстәү