Японнар артыннан техник рецессия дигән сазлыкка батмабызмы?

Глобаль икътисадның көзгесе булган япон икътисады соңгы айларда авыр сулыш ала. Үткән елның соңгы кварталы һәм быелның беренче айлары статистикасы бер дә сөендерми. Бу атнаның дүшәмбесендә ил хөкүмәте бик күңелсез саннар атады: 2019 елның октябрь – декабрь айларында икътисад 6,3 процентка кысылган. Түбәнгә тәгәрәү тизлеге 2014 елдагы түнтәрелешне дә уздырган.

Япониядә җитештерүнең түбәнәюе көтелә иде инде, чөнки алар «куллану салымы» дип аталган салымны 8 проценттан 10га кадәр күтәрде. Салым күтәрелдеме, җитештерү котылгысыз рәвештә түбәнәя. Бу бит инде – гап-гади арифметика. Әмма японнар салымнарны күтәрми дә булдыра алмыйлар. Аларның дәүләт әҗәте бик нык үсте: эчке тулай продуктның 300 процентыннан артып китте. Әҗәтне түләү бөтен җыелган салымнарның 25 процентын «ашый». Халыкара рейтинг агентлыклары моны киеренкелек чигенә якын дип бәяли. Әҗәт түләү салымнарның 30 процентын «йота» башласа, аны инде түләү мөмкин түгел, дефолт көтелә дип санала. Әмма японнар дефолт игълан итмәс, акча басу тизлеген генә арттырыр, чөнки әҗәтләре – милли валютада. Валюта басу өчен кәгазь бетмәсен дә, акча басу станогы гына ватылмасын. Вәләкин килеп туган вазгыять акча басуның икътисадны коткармавын дәлилли. Иена яңгырын күпме генә яудырма, җитештерү котылгысыз рәвештә кими барыбер.

Үткән елның дүртенче кварталы статистикасы шуны күрсәтә. Ул кварталда куллану чыгымнары – 2,9 процентка, инвестицияләр – 3,1 процентка, экспорт 0,1 процентка кимегән. Түбән тәгәрәү Кытайда коронавирус зәхмәте кузгалганчы ук башланган. Быелның беренче кварталында Кытай икътисады бөтенләй диярлек туктап маташа бит әле анда. Бу японнарга да, дөнья икътисадына да бик көчле йогынты ясаячак. Кояш чыгышы илендә быелның беренче кварталы да тискәре күрсәткечләргә мул булачак. Ике квартал рәттән җитештерүнең кимүе – рецессия дип атала. Икенче төрле итеп әйткәндә, кризис тулы куәтенә керә дип санарга була.

Япон банкы инде икътисадны стимуллаштырырга мөмкин дип саналган барлык ысулларны файдаланып бетерде. Кредит ставкасы – нульдә. Банклар депозитка акча салучыларга процент түләми, киресенчә, кертем ияләре үзләре банкка 0,1 процент түли. Акча басу станогы, 70 триллион иена басып, банклар корсагына ыргытты инде. Боларның берсенең дә файдасы юк. Шундый ук хәл Европада, Америкада һәм коронавирус кочагында калган Кытайда да күзәтелә: валюта басу буенча илләр ярышка чыкты, кредит ставкалары төшерелде, депозит ставкалары тискәре сан белән бәяләнә. Шуңа күрә без япон икътисадын глобаль икътисад көзгесе дип атыйбыз да.

Димәк, барыбыз да японнар артыннан техник рецессия дигән сазлыкка кереп батачакбыз. Ә менә ул сазлыктан чыгу сукмагы бер дә күренми.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: www.cnbc.com


Фикер өстәү