«Яшь чакта туган авылның, туган җирнең кадерен белмисең  икән ул»

Казанга ел саен 5 миллион туристны көтәләр. Башкалада узган илкүләм форумда шәһәр мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куелганын әйтте. Былтыр Казанга 3,5 миллион турист килгән. Ә сез Татарстанның кайсы урыннарын аеруча якын күрәсез? Туристларны кайларга алып барыр идегез?

Дамир Шәрәфиев, төзелеш фирмасы җитәкчесе (Мәскәү):

– Татарстанны бик яратам. 18 яшемдә бәхет эзләп чыгып киткән кеше мин.  Яшь чакта туган авылның, туган җирнең кадерен белмисең  икән ул. Хәзер менә искә төште, тик авылда нигез калмады. Әти дә, әни дә исән түгел. Җаем чыккан саен, күршеләргә кайтам. Үз авылымнан да якын җир юк.  Мәскәүдәге дусларым, Татарстанның кайсы җирләре матур, дип сорасалар, Биләргә, Болгарга, Кама Тамагына барырга киңәш итәр идем. Әлбәттә, Казанны күрмичә китәргә ярамый.

   Динар Бәдретдинов, баянчы:

– Мин республиканың кеше белми торган матур урыннарын да беләм. Иң элек кунакка килгән кешеләрне генә түгел, үзебездә яшәүчеләрне шундый урыннарга алып барыр идем.  Балык Бистәсе районында бер изге урын бар. Анда төрле бәйрәмнәр ясыйлар. Аны үз күзең белән барып күрергә кирәк.  Кеше белгән җирләрдән, әлбәттә, Болгар белән Биләрне күрсәтер идем. Гомумән, республиканың кайсы җиренә алып барсаң да, үкенерлек түгел.

Ләйсән Салихова, күп балалы әни:

– Узган ел җәй ирем белән Кама Тамагына бардык. Андагы матурлык! Җир астына да төштек хәтта. Матур җирләр күп инде ул. Йөрмибез генә. Читтән килгән туристлар аһ итә. Ә без чит илгә чыгарга ашыгабыз. Миңа калса, үз җиреңне яратырга кирәк. Шулай иткәндә генә аны кешегә күрсәтеп була.

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

– Туристларны Казанның якын-тирә районнарына да алып чыгар идем. Мәсәлән, Казан арты, минем уйлавымча, татарның алтын бишеге. Күптән түгел без театр белән Финляндиягә бардык һәм тамашачы белән очрашуда Әтнә турында сөйләдек. Алар, Казанга кайтабыз, ләкин анда сөйләм теле урысча, татар мохите бик аз, бу безне бик борчый дип, үз фикерләре белән бүлештеләр. Без, Әтнәдә татарлар гына яши, анда татар телендә генә сөйләшәләр, дигәч, шаккаттылар. Дөньяда андый җир бармыни дип, кат-кат белештеләр. Бездә бит Сабан туе да мең ел элек нинди булган, әле дә шулай. Чирәмдә көрәшәләр, ниндидер яңалык, чуарлау, заманчалаштыру артыннан кумыйлар. Әтнә Сабан туенда, мәсәлән,  квадрацикллар белән ярышу, хатын-кызлар көрәше дә юк. Читтән килгән туристлар, татар мәдәнияте белән кызыксыналар икән, шундый җирләргә дә алып барырга кирәк, дип уйлыйм. Авыл рухы, татар мохите кунакларга  кызыклы ачыш булыр иде. Әтнә Казаннан ерак түгел, нибары 100 чакрым араны гына үтәсе.


Фикер өстәү