Яшел Үзән хисап тотты: резидентлар күп, тик балалар аз

Татарстан Премьерминистры Алексей Песошин Яшел Үзәнгә сәфәре барышында шәһәр судының яңа бинасын ачты, Балалар сәнгать мәктәбен, Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген төзекләндерү эшләрен төгәлләүгә республика Президенты тарафыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәген (элек бирелгән 17 миллион сумга өстәп, тагын 39 миллион сум) әйтеп сөендерде.

Шәһәр суды өчен тәгаенләнгән бинаны капиталь төзекләндерү 169 миллион сумга төшкән. Моның өчен акчаны федераль үзәк биргән.

– Соңгы елларда Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, судларны матди-техник тәэмин итү ягыннан уңай үзгәрешләр күзәтелә. Федераль органнарның тырышлыгы белән Яшел Үзән шәһәр судын бер бинада урнаштыру мөмкинлеге ачылды. Моңа кадәр суд ике бинада урнашканлыктан, суд хезмәткәрләренә дә, халыкка да кайбер уңайсызлыклар кичерергә туры килде. Яңа бинада 16 уңайлы зал һәм хәтта спорт залы да бар, – диде Хөкүмәт җитәкчесе суд хезмәткәрләренә һәм аларны яңа “өйле” булулары белән котлады.

Премьер-министр суд коллективының яңа шартларда тагын да нәтиҗәлерәк, яхшырак эшли алачагына ышаныч белдерде. Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев исә яңа суд бинасының федераль максатчан программа ярдәмендә ачылуын искәртеп, янә программага керү өчен тырышачакларын әйтте.

Алексей Песошин сәфәренең төп максаты Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре советы утырышында катнашу иде. Район Татарстанның 45 муниципаль берәмлеге һәм шәһәр округыннан торган йомгаклау рейтингында 31нче урынга чыккан. Утырышта башкарма комитет җитәкчесе Михаил Игнатьев райондагы демографик хәл турында борчылып сөйләде. Аның әйтүенчә, узган елда яңа туган нарасыйлар саны бакыйлыкка күчүчеләр саныннан азрак булган: 1491 бала туса, 1966 кеше үлгән. Гаилә тормышына да тотрыклылык җитми. 2019 елда 984 никах һәм 540 аерылышу рәсмиләштерелгән. Һәр ике никахның берсе аерылышу белән тәмамлана, диде ул.

Премьер-министр үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән республикабызның социаль-икътисади картасында мөһим урын алып тора. Район Татарстанның иң зур муниципаль берәмлекләре бишлегенә керә, биредә Горький, Серго исемендәге заводлар һәм кайбер башка предприятиеләр уңышлы эшли.

Алексей Песошин авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча районның республика муниципаль берәмлекләре арасында – икенче, торакны файдалануга тапшыру һәм җитештерелгән товар күләме ягыннан – алтынчы, тулай җирле продукт күләме (49,7 миллиард сум: 2018 елда – 45 миллиард сум) ягыннан унберенче урында торуын искәртте. Алга таба икътисади үсешен көчәйтү өчен районның шактый зур мөмкинлекләргә ия булуы мөһим, диде ул.

Яшел Үзән районында хезмәт хакы да кечкенә түгел: узган елның 11 аенда уртача эш хакы 32,6 мең сум (Татарстан буенча – 37,5 мең сум) тәшкил иткән. Районда кече һәм урта бизнес яхшы эшли. Инде ике меңнән артыграк кеше үзмәшгульгә әйләнгән. Моннан тыш анда 2 сәнәгать мәйданчыгы һәм 2 индустриаль парк бар. Яшел Үзән сәнәгать мәйданчыкларының резидентлар белән тулылыгы ягыннан (90 проценттан артыграк) – лидерлар сафында. “Яшел Үзән” сәнәгать паркының яңа резидентлары – OZON, Wildberries, Х5 һәм “Магнит” компанияләре складларының районда эшмәкәрлекне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәге күздә тотыла. Премьер-министр район җитәкчелеге игътибарын республика тупланма бюджетына салым бурычын киметү эшен оештыруга юнәлтте. Аның әйтүенчә, 1 гыйнварга район буенча җыелган бурыч күләме 22 процентка артып, 230 миллион сумга җиткән.


Фикер өстәү