Юллардагы чокырга – кыш гаеплеме?

Җылы кышны кемнәр генә сүкми. Инде менә юл салучылар да быел иртәрәк күренгән чокыр-чакырны аңа сылтый. Янәсе, бу кадәр җылы тормаса, әле юллардагы тишекләр күренмәс тә иде. Белгечләр фикеренчә, машиналар күплеге дә асфальтка зыян сала. Ни эшләргә җыеналар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында әйттеләр.

Узган ел юлчылар федераль дәрәҗәдәге 52 чакрым араны төзекләндергәннәр, 82 чакрымга капиталь ремонт үткәрелгән, 58 чакрымда таушалган катламнар алыштырылган. Быел исә 130 чакрым арада төзекләндерү эшләре башкарылачак. М7 трассасында 55 чакрым, Казан-Оренбург юлының Чистай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Баулы, Бөгелмә районнары аша узучы кайбер өлешләре төзекләндереләчәк. Казан аэропортына илтүче юл да киңәя. 6,4 чакрым ара хәзер 4 полосалы булачак. Бу проект 4,5 млрд сумга төшәчәк. Казан-Экспо үзәге янында җәяүлеләр өчен ике юл кичүе булачак. М7 юлының Чаллы тирәсендә урнашкан өлешендә дә зур эшләр көтелә. Сарманга таба киткән өлештә һәм Орловка боҗрасында транспорт чишелеше булачак. Мамадыш районының Соколка авылы янәшәсендә Чулман аша күпер салу проектлары эшләнә. Бу хакта “Волго-Вятскуправтодор” оешмасының җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов әйтте.
– Иннополистагы юл чишелешен ясау тукталып торды. Аны 2021 елда дәвам итәчәкбез. Документ эшләре буенча аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, – ди җитәкче.
Республика юлларында авария куркынычы тудырган урыннарны да киметкәннәр. 2019 елда 15 шундый җир булса, быел аларның саны 7 гә калган. Элек М7 трассасын “үлем юлы” дип йөртсәләр, хәзер бу сүз алай еш кабатланмый икән. 2019 елда фаҗигаләр саны 23 процентка кимегән.
“Волго-Вятскуправтодор” оешмасының җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин моны, ике яклы итеп юл ясау, полосалар арасына киртәләр кую белән бәйли.
– Һәлакәтләрнең 60 проценты бәрелүдән, 12се таптатудан, 10сы юлдан читкә чыгып очудан тора. Без юлларның торышын гына карамыйбыз, андагы авария очракларын да өйрәнәбез. Узган ел федераль юлларда 29 җәяүлене бәрдерткәннәр. Шуның бары тик 3е генә юлны тиешле урында чыккан булган, – ди ул.
М7 трассасының Казан-Чаллы арасындагы өлешендә авыллардан чыккан машина йөртүчеләр кайчак кагыйдәне бозып, каршы якка бәреп чыгалар. Шуның аркасында аварияләр була. Азат Гатауллин мондый җирләргә киртә ясап куярга кирәк дип белдерә.


Фикер өстәү