«Ак Барс» хоккей командасы уеннарын карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды

Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасында алар катнашындагы уеннарны карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды. Команданың һәр уенына 7 188 тамашачы килгән. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ак Барс» матчларын даими рәвештә барлыгы 222 мең 828 кеше караган, ә бу сезонда «Татнефть Арена»дагы матчларга 7 446 җанатар килгән.


Фикер өстәү