Глобаль икътисадны бүген коронавирус бизгәге дерелдәтә. Финанс биржаларында берничә җиңелчә түнтәрелеш булып узды инде. Дөньяның иң бай кешеләре соңгы көннәрдә 140 миллиард долларлап акча югалтты. Европа биржаларында Россия акцияләре бер тәүлек эчендә 10 миллиард долларга арзанайды.
Безгә рәхәт, безнең акчабыз юк, шуңа күрә югалтырдай әйберебез дә юк кебек. Ә чынлыкта шулаймы? Доллар һәм евро өскә үрмәли. Алар кыйммәтләнгән саен, импорт товарларга бәяләр дә артачак. Димәк, вирус безнең кесәләргә дә бәяләр арту рәвешендә үтеп керә. Инде сәүдә бизнесы, Кытайдан товарлар ала алмау сәбәпле, кытлык башланып килүе турында чаң кага. Монысы инде югары бәяләр дефицитка үрелеп барачак дигән сүз. Безнең гомеребездә беренче тапкыр бәяләр үсү шартларында буш киштәләр күрүебез ихтимал. Менә әле соңгы айларда гына шикәр комына бәяләр төшкән иде бит. Мәгълүмат кырына шикәр заводлары ябыла дигән сүз чыгуга, халык капчыклап шикәр комы җыярга кереште инде. Татлы агуга бәяләр сикерүдән безне халыкның кесәсәндә акча булмау гына коткара шикелле.
Киләчәкнең икътисади вазгыяте ничек булыр дигән сорауга мин Италиядәге Милан шәһәрендәге кибет киштәләрен күрсәтеп җавап бирер идем. Андагы кибетләр 1991 елгы СССР кибетләрен хәтерләтә, диләр. Ул чакта безнең кибет киштәләрендә диңгез кәбестәсе бар иде. Милан киштәләрендә кәбестә дә юк. Капитализмның глобаль кризисы үзенең бөек борылыш чорына кереп бара. Шатланыгыз: без тарихта сирәк очрый торган хәлләрнең шаһиты булачакбыз. Исән калучылар оныкларына бу көннәр турында истәлекләр сөйләп шаккатырачак. Сүзгә маһир булучылар мемуарлар язып баер.
Бүгенге хәл исә четерекле. Гарвардның Йогышлы чирләр үзәге директоры Марк Липситч матбугатка интервью бирде һәм коронавирус 5 миллиардтан артык кешене урап чыгачак дигән фикер әйтте. Дөрес, бу миллиардның күпчелеге авырганын сизми дә калачак. Бераз төчкереп, ютәлләп алырлар да шуның белән шул булыр. Менә мин реаль вакыт режимындагы дөнья статистикасын ачам да укыйм: бу ел башыннан 26 февральнең 10 сәгать 10 минутына кадәрге вакыт аралыгы эчендә дөньяда йогышлы чирләрдән 2 миллион 6 572 кеше үлгән. Мин компьютер төймәсенә басканчы тагын берничә кеше җан тәслим кылды. Коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны исә – 2718.
Әмма без теге 2 миллионнан артык кешене алып киткән инфекцияләрдән курыкмыйбыз, таҗлы вирустан шүрлибез. Монда ниндидер бер аңлашылып бетми торган сер бар. Я кара пневмониянең чын статистикасын бездән яшерәләр, я яңа вирус турындагы хәбәрләр махсус куертыла. Әйтик, менә Италиядә өч йөзләп кешенең чирләве, 11 кешенең вафаты турында хәбәр итәләр. Италия исә инде икътисади яктан ябылу алдында. Дөрес анысы, эпидемия башландымы, чикләр шунда ук бикләнергә тиеш. Бердәнбер дөрес кагыйдә шул гына: чир таралган җирдән берәүне дә чыгармаска, анда берәүне дә кертмәскә.
Хәзерге тыгыз икътисади бәйләнешләр чорында моны үтәү мөмкин түгел диярлек. Вакытында Кытайны тулы блокадага һәм изоляциягә алу гына коткара алган булыр иде безне. Тик моны эшләүдән курыктылар, чөнки дөнья икътисады җимереләчәк. Хәзер инде соңга калдык. Кызыгы шунда: глобаль икътисад барыбер җимереләчәк иде. Коронавирус чыкмаса, түнтәрелеш бераз соңрак буласы, ул көтелә иде инде. Кешелек җәмгыяте әлегә үзенең нинди зур дәһшәт алдында торуын белми. Киләчәкнең финанс кризисы икътисадның аркау һәм буй җепләрен буташтырып бетерәчәк. Акчасызлык, эшсезлек, малсызлык көтә дөнья халыкларын. Коронавирус – менә шул галәмәтнең прелюдиясе, увертюрасы ул.
Әгәр без игътибар белән карасак, бер закончалыкны күрербез: яңа чир икътисади яктан түнтәрелеш алдында торган дәүләтләрдә тарала. Кайсы илләрдә әҗәтләр чиктән ашты, эчке тулай продуктның 300 процентыннан да узып китте, вирус шуларда күпләп үрчи. Яисә изоляция хәлендәге илләрдә тарала. Ышанмыйсызмы? Менә карагыз: Кытай һәм Япония – иң күп әҗәтле Азия илләре, дөнья күләмендә дә рекордчылар. Италия – Европаның иң күп әҗәт туплаган дәүләте. Җитмәсә, анда дилбегәне популистлар тота һәм Евросоюздан бертуктаусыз акча таләп итәләр. Иран – блокада хәлендәге дәүләт. Хәзер вирус инде Кытайдан гына түгел, Ираннан, Италиядән, Япониядән тарала. Ниндидер бер серле бәйләнеш бар монда. Гади вирус түгел бу. Икътисади кризиска сылтау булу өчен махсус чыгарылган коралга охшый.
Иң күп әҗәтле дәүләтләрнең берсе – АКШ әлегә үзен вирустан имин тота. Вирусны Трамп тарата дип шаулаучылар бәлки хаклыдыр да. Яңа вирусның уйлап чыгарылган «суалчан» булуы турында тагын бер факт сөйли. Дин Кунц исемле америкалы фантаст язучы бар. Хәзер аңа 74 яшь инде. Менә шул хыялый бәндә 1981 елда – моннан 39 ел элек «Караңгылык күзләре» исемле роман язган булган. Ул романда 2020 елда Кытайның
Ухань шәһәрендә куркыныч вирус чыгып таралуы шәрехләнә. Бу сезне бераз гына гаҗәпләндермиме? Очраклы туры килү генәме бу?
Ярый, хуш, туры килүләр дә бик мөмкин. Тик менә дөнья икътисадының чоңгылга төшеп баруы ул очраклылык кына түгел, бик тә көтелгән хәл. Менә мин бу юлларны язганда Азия һәм Россия биржалары җиңелчә түнтәрелеш кичерәләр, Америкада гына печтек кенә күтәрелеш булган. Акцияләрнең яру пычкысы кебек бер өскә, бер аска хәрәкәтен без озак күзәтербез әле. Биржа алыпсатарлары рәтендә булмаган гади халыкка ул хәрәкәт берни турында да сөйләми. Безне акча-банк-кибет тирәсендәге хәлләр кызыксындыра. Нәрсәгә әзерләнергә, үзебезне ничек тотарга дигән сораулар борчый. Моңарчы без үткән глобаль кризизлар дефляция – бәяләрнең түбән төшүе белән үзенчәлекле иде. Кыйммәтле кәгазьләр дә очсызлана, азык-төлеккә дә бәяләр түбән төшә, күчемсез милек тә чүп бәягә кала. Россиядә түгел, алга киткән капиталистик илләрдә шулай була. Россиядә һәрвакыт инфляция, кризис-мризиска карап тормый, гел бәя үсә. Бу юлы бөтен дөньяда стагфляция әфәнде хакимлек итәр төсле. Стагфляция өч йөзле әфәнде ул: бәяләр үсә, җитештерү кими, эшсезлек арта. Менә бу өч «…ция»нең иң куркынычы шул өченчесе инде. Шуңа күрә кайбер белгечләр сатып аласы әйберләрегезне бүген үк сатып алыгыз, бер елдан соң булырга мөмкин диләр. Иң яхшысы: үзеңнең кечкенә генә булса да натураль хуҗалыгыңны булдыру. Дача кишәрлеге белән бәрәңгенең абруе яңадан үсәргә мөмкин. Державаларның ашкынып сугышка әзерләнүләре дә безнең карабодай ашап нәзберекләнгән ашказаннарын бәрәңгегә көйли торырга кирәк икәнлеген искәртә.
Иң авыр хәлдә калучылар – әҗәт җыйган кемсәләр булачак, әлбәттә. Россиядә әҗәтлеләрнең хәле менә мондыйрак. Ике кешелек гаиләнең уртача 450 мең сум әҗәте бар. Минем әҗәт юк, күршеләрнеке дә. Димәк, күп кенә кредитоманнар безгә тигән өлешне дә үз җилкәләрендә йөртә. Миллион һәм берничә миллион сумлык әҗәтләр турында сүз бара. Кемнеңдер банкта депозитлары бар икән, чын кризис башлангач ала алулары шикле. Үзәк Банк бүген үк инде даими рәвештә банкоматтан тере акча алучыларның карталарын бикләү турында карар чыгарды. 1991 елны искә төшермиме бу сезгә? Банк хисабыннан акча алу ул чакта да мөмкин түгел, бирмиләр иде.
Менә мондый чикләүләр һәм кысулар кайбер кемсәләргә миллиардларны шудырырга бер дә комачауламый. Болар кризиска үзләренчә әзерләнә. Әле соңгы көннәрдә генә мәшһүр карак полковник Захарченконың дусты, миллиардларны урлаган икенче полковник Сергей Терентьев турында хәбәрләр күренде. Ул алдатмаган, тонналап акчаны чит илгә чыгарган да, күчемсез милек сатып алып, шунда качып ята. Менә шундый полковниклар тырышлыгы һәм акча басучы Үзәк Банклар булышлыгы белән ясала да инде ул кризислар һәм стагфляцияләр. Иң кызыгы шунда: гөрелтесе торган саен катырак ишетелгән ул кризис берәүне дә аяп тормаячак. Бар кешене берьюлы ыштансыз калдырачак. Икътисад әҗәтләр вирусы, караклык һәм коррупция вирусы белән чирли. Коронавирус аның үлеменә булыша гына. Бик караңгы фаразлар язганга исегез китмәсен. Туксанынчы елларда без кичтек инде бу хәлләрне. Эшсезлек, бәяләр күтәрелү һәм җитештерү түбәнәюдән торган стагфляция безгә таныш. Тик бу юлы аның масштабы зуррак булачак. Төркиядән товар ташып котылып булмаячак, чөнки төрекләр дә, немецлар да, японнар да безнең кебек үк интегәчәк. Тик болар барысы да үтә торган хәлләр. Зур тетрәнүдән соң алтын гасыр – муллык, гаделлек чоры көтә кешелекне. Сабырларны һәм оптимистларны сөендерәм шуңа күрә. Без күзәткән хәлләр: биржа түнтәрелешләре, дәүләтләрнең үзара бугазга бугаз килүләре, Кытай коронавирусы да – алтын гасырның тулгагы ул.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat